16+

Ильяс Галимовның әти-әнисе: “Улыбызны онытмасыннар иде”

Исәнмесез, “Шәһри Казан” газетасы редакциясе. Сезгә бу хатны татарның танылган көрәшчесе Ильяс Галимовның әти-әнисе яза. Шушы көннәрдә Ильясыбызның якты дөньядан китүенә 2 ел булды. Шул вакыт эчендә улыбызны ике сәгатькә дә онытып тора алмадык. Безнең өчен бу мәңгелек, олылар әйткәндәгечә, үзең белән генә китә торган хәсрәт.

Ильяс Галимовның әти-әнисе: “Улыбызны онытмасыннар иде”

Исәнмесез, “Шәһри Казан” газетасы редакциясе. Сезгә бу хатны татарның танылган көрәшчесе Ильяс Галимовның әти-әнисе яза. Шушы көннәрдә Ильясыбызның якты дөньядан китүенә 2 ел булды. Шул вакыт эчендә улыбызны ике сәгатькә дә онытып тора алмадык. Безнең өчен бу мәңгелек, олылар әйткәндәгечә, үзең белән генә китә торган хәсрәт.

Шактый вакыт узса да, дуслары, иптәшләре, көрәштәшләре аны онытмый. Май азагында Әлмәт, Чаллы, Чистайдан дуслары җыелды. Башта улыбызның каберендә булып, чәчәкләр куйдылар. Аннан Чирмешәндә Сабантуй мәйданында җыелып, табын артында Ильясны искә алдылар. Бу мәҗлестә аның якын дусларын җыеп, улыбызны искә алган өчен энебез Таһирның балалары Илүсә, Гүзәлия, Марсель Исхаковларга чын күңелдән рәхмәт. Табын әзерләүдә әниемнең энесенең малае Шәһит булышты. Шулай ук матди ярдәм күрсәткән сеңлемнең улы Рифкат Зариповка, авылдаш Марат һәм Илнар Кәримовларга, башка иптәшләренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. 

Бу табында кунаклар Ильяс турында истәлекләр белән уртакшлашты. Ильясның дусты, Әлмәттән атказанган тренер Салават Йосыпов бик җылы сүзләр сөйләп, аның турында булган якты хатирәләрне искә төшерде. 

Чаллыдан күп көрәшләр батыры Рәис Гимадиев улыбыз турында үзе язган шигырен сөйләде, аңа атап язган җырын җырлады. “Онытылмас Ильяс” шигырендә мондый юллар бар:
Туктады батыр йөрәге,
Өзелде гомеркәе.
Әтисез калды сабыйлар,
Зар елый әникәе.
Халкыбызның нурлы йөзе
Пәһлеваны юк инде,
Зур кайгыдан кояшның да
Яктылыгы сүрелде.
Ильяс батыр онытылмас,
Һәйкәлләр дә куярлар.
Тик хәләле һәм кызлары
Мәңге оныта алмаслар.

Әйе, Ильяс үлеп елы тулгач, дуслары Рәшит Сәмигуллин, Чистайдан Марат Губеев һәм Әлмәт көрәшчеләре аның каберенә мәрмәр таш куйдылар, тирәсен дә мәрмәр белән әйләндереп алдылар. Авыл мәдәният йортында да искә алу узды. Кунаклар арасында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, көрәш федерациясеннән мәрхүм Равил Хәйруллин һәм башка дәрәҗәле кешеләр дә бар иде. Шул мәҗлестә мөхтәрәм кунакларның берсе тәкъдим ясады: Әлмәттә Ильяс Галимов исемен мәңгеләштерергә, спорт комплекска, берәр яңа урамга аның исемен бирергә. Ильяс бу шәһәргә, гомумән, Татарстанга үзенең матур көрәше, зур җиңүләре белән дан, шөһрәт китерде. Дөнья чемпионы, Россия чемпионы булды. Тренерлык эше алып барып, үзенә алмашка яшь көрәшчеләр әзерләде. 

Ике ел узды, әмма Әлмәт шәһәрендә бернинди хәрәкәт сизелми. Һичьюгы, аның исеменә көрәш турниры уздырсалар, яшәгән йортына элмә такта куйсалар иде. Менә бу хәл безне әрнетеп тора. Газеталарда язганча, легендар көрәшчене онытмасыннар, аның исемен мәңгеләштерергә нинди дә булса чара күрсеннәр иде. 

Сезгә хөрмәт белән Ильясның әтисе Самат Галимов, әнисе Зөһрә Галимова.
Чирмешән, Туймәт.

Әлмәт көрәш федерациясе башкарма директоры Рузил Ганиев:
– Ильяс Галимов истәлегенә турнир үткәрик дигән тәкъдимем булган иде. Әмма федерациягә акча грант белән генә килгәч, бу турнирга акча грантта каралмаган диделәр. Иганәчеләр җәлеп итеп, соңрак уздырырбыз дигән сүз дә булды. Аны 100 мең сумга гына да уздырып була, әлбәттә. Әмма безнең ниятебез яхшы бүләкләр әзерләп, зурлап матур итеп үткәрү. Моның өчен зур акча да кирәк. Иншалла, көзгә ничек булса да оештырып чыгарбыз дип өметләнәм. Соңгы ике елда Булат Вәлиев (2006 елда юл һәлакәтендә гомере өзелгән Әлмәт көрәшчесе – Ред.) истәлегенә дә уздыра алмадык. Аңарчы ун ел рәттән үткәргән идек. Башта ул турнирны пандемия аркасында оештыра алмадык. Былтыр акча булмады. Быел ике көрәшченең дә турнирын үткәререргә тырышачакбыз.

Редакциядән. Без әлеге хатны Татарстан көрәш федерациясе җитәкчелегенә дә тапшырачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading