16+

Инвесторлар да ярдәмгә мохтаҗ

Сочидагы Олимпиада объектлары төзелешен финанслаучы эре инвесторлар матди ярдәм сорап ил Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән.

Инвесторлар да ярдәмгә мохтаҗ

Сочидагы Олимпиада объектлары төзелешен финанслаучы эре инвесторлар матди ярдәм сорап ил Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән.

Сүз «Саклык банкы» президенты Герман Греф, «Газпром»ның идарә рәисе Алексей Миллер, «Базовый элемент»ның күзәтүчеләр советы рәисе Олег Дерипаска һәм «Интерроса» президенты Владимир Потанинның РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козакка юллаган күмәк хаты турында бара. Хат авторлары әлеге компанияләр алып барган Олимпия объектлары төзелешенә Хөкү­мәттән финанс ярдәме күр­сәтүләрен сорый. Алар, Олимпия инвесторларына моңа кадәр күрсәтелгән ярдәм чаралары салган инвестицияләрне кайтару өчен җитми, дип саный. Компанияләр җитәкчеләре моның сәбәпләрен дә санап китә. Алар - таулы шартларда төзелеш эшләре бәясенең кыйм­мәт булуы һәм транспорт инфраструктурасы үсмәү, Олимпиададан соңгы чорда объектларның коммерция язмышының билгесез булуы, 2015 елдан ташламалы аренда ставкасы бетерелү белән, җир арендасы өчен түләү­ләр­нең сизелерлек артуы. Хат авторлары объектларга салынган инвестицияләрнең үзләрен аклавын тәэмин итүнең өч юлын тәкъдим итә. Беренчесе - Хөкүмәт Внешэкономбанк кредитларының процент ставкасын субсидияләргә тиеш. Икенчесе - инде быел ук Сочида махсус икътисади зона тө­зергә кирәк, өченчесе - Сочида федераль җирләрне ташламалы шартларда арендалауны 49 елга озайту зарурлыгы. Федераль түрәләр әлеге тәкъ­димнәрнең өченчесе - җир­­ләрне ташламалы шарт­ларда арендалау вакытын озайту белән генә килешкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading