Илне шаулаткан допинг җәнҗалы Россиянең алты спортчысын җиңүләрсез һәм рекордсыз калдырды. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләрне мельдоний препараты куллануда гаеплиләр. Лозанна шәһәрендә узган Спорт арбитраж суды карары буенча алар билгесез вакытка ярышлардан азат ителде.
Илнең иң яхшы спортчылары дәрәҗәсенә тап төшергән бу күренешнең Бразилиядәге Олимпиада алдыннан булуы тагын да көенечле. Атлетларның...
Илне шаулаткан допинг җәнҗалы Россиянең алты спортчысын җиңүләрсез һәм рекордсыз калдырды. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләрне мельдоний препараты куллануда гаеплиләр. Лозанна шәһәрендә узган Спорт арбитраж суды карары буенча алар билгесез вакытка ярышлардан азат ителде.
Илнең иң яхшы спортчылары дәрәҗәсенә тап төшергән бу күренешнең Бразилиядәге Олимпиада алдыннан булуы тагын да көенечле. Атлетларның Олимпиадада катнашу-катнашмавы май аенда Халыкара спорт федерациясе утырылышында хәл ителәчәк.
Спорт белгечләре бу җәнҗалны Россия һәм Көнбатыш арасындагы конфликт белән бәйли. Татарстанның су полосы буенча федерациясе вице-премьеры, ике тапкыр Олимпия уеннары җиңүчесе, "Бердәм Россия" партиясе активисты Ирек Зиннуров та Лозанадагы Спорт арбитраж суды карарын Көнбатышның Россиягә карата сәясәте дип белдерде.
- Сәясәтнең кабат спортка кысылуы кызганыч, - диде ул. - Мин допингка каршы, аны кулланырга ярамаганың ачык беләм. Ләкин әлеге конфликт хәзер сәяси уенга гына кайтып калды. Мин кечкенә вакытта спорт белән шөгыльләнгәндә безгә йөрәккә авырлык килмәсен өчен табиб "Ребоксин" дигән дару язып бирә иде. Ә спортчыларның беләсезме нинди авыр физик йөкләмәләр алалар!? Соңыннан бу дару мельдоний белән алышынды. Искәртеп китәм, ул беркайчан да допинг буларак кулланылмады, ул дару иде! Мельдоний үзеннән-үзе бернинди акылга сыймаслык нәтиҗәләр бирми. Бүген аны эчтем дә, иртәгә тизлегем артты, рекод куйдым түгел. Америкалылар бу даруның аналогын уйлап тапты да, Россиянең мельдонийны кулланганын белә торып аны допинг исемлегенә керттеләр. Бу алдан уйлап башкарылган эш.
Спорт федерациясе карары буенча, мельдоний препараты допинг исемлегенә кертеләчәк дигән сүз инде сентябрь аеннан ук таралды. Ә гыйнвардан аны куллануны тыйдылар. Ләкин даруларның кеше организмында кала торган гадәте бар.
- Мельдоний каннан ярты ел да, бер ел да чыгарга мөмкин. Бәлки безнең спортчылар аны сентябрьгә кадәр кулланганнардыр. Бу конфликт спортчыларга киресенчә яңа җиңүләргә үзенә күрә бер стимул булыр, ихтыяр көчләрен сындырмас дип ышанам, - ди Ирек Зиннуров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар