16+

Иртәгә Казанда синхрон йөзүчеләр ярышачак

Иртәгә Татарстан башкаласында синхрон йөзү буенча “Казан утлары” дигән ярышларга старт бирелә.

Иртәгә Казанда синхрон йөзүчеләр ярышачак

Иртәгә Татарстан башкаласында синхрон йөзү буенча “Казан утлары” дигән ярышларга старт бирелә.

Россиянең синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, Россия Федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова билгеләп узганча, пандемиядән соң бассейнда уза торган ярышларның иң беренчесе булачак ул. Ярышларда Татарстан, Ижевск һәм Донбасстан 13-15 яшьлек 73 егет һәм кыз катнаша. 12 яшькә кадәр булган берничә микс-дуэт та булыр дип көтелә. Ярышлар исә тамашачыларсыз гына узачак.

Пандемия аркасында бик күп ярышлар башка вакытка күчерелде. Россиянең синхрон йөзү федерациясе президиумы әгъзасы Татьяна Галкова синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты Казанда сентябрь аенда, йә булмаса октябрь яки ноябрьдә булыр дигән өметтә. Коронавирусны йоктыру очраклары кимер һәм чемпионат оештырылыр дип ышанабыз, командалар инде әзерләнә, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading