Морозов белән Зарипов Казанда кала. Шушы хәбәр таралу «Ак Барс» җанатарлары күңеленә сары май булып яткандыр. Казан клубы «йолдызлар»ының 30 апрельдә «Ак Барс» белән килешү вакыты тәмамлана. Шуңа да һөҗүмчеләр яңа сезонны кайда башлар, гомумән, алга таба карьераларын дәвам итәрләрме дигән сорау күпләрне борчыды. Җитмәсә алар белән ЦСКАның кызыксынуы турындагы...
Морозов белән Зарипов Казанда кала. Шушы хәбәр таралу «Ак Барс» җанатарлары күңеленә сары май булып яткандыр. Казан клубы «йолдызлар»ының 30 апрельдә «Ак Барс» белән килешү вакыты тәмамлана. Шуңа да һөҗүмчеләр яңа сезонны кайда башлар, гомумән, алга таба карьераларын дәвам итәрләрме дигән сорау күпләрне борчыды. Җитмәсә алар белән ЦСКАның кызыксынуы турындагы сүзләр йөрде. Егетләрнең агентлары кайчандыр үзәк армиячеләр клубы генераль менеджеры булган Юрий Николаев икәнен дә искә алсаң, моның имеш-мимеш кенә булмавына төшенәсең. Бәхеткә, шушы көннәрдә күп еллык стажлы «барслар»ның Казан белән килешүләрен озайтырга җыенулары, бу хакта Көнчыгыш конференция финалы вакытында ук уенчылар белән сүз берләшеп куелуы мәгълүм булды. «Йолдызлар» бозда инде элеккегечә балкымый, диючеләр дә бар. Тик абруйлы капитан белән талантлы һөҗүмченең тәҗрибәсе бик күп яшьләргә үрнәк бирерлек әле. Быелгы сезон 36 яшьлек Алексей Морозов өчен «Ак Барс»тагы тугызынчы, 32 яшьлек Данис Зарипов өчен уникенче сезон булды. Бу вакыт эчендә алар Россия чемпионатын отып, ике тапкыр Гагарин Кубогын яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар