16+

Ислам Фәләхов: "Тренировкаларга атнасына җиде тапкыр йөрим"

Көрәшче Ислам Фәләхов - Алабуга егете. Билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы, көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы. Алабуга данын яклап, 70 кг. авырлыкта бил алыша. Кайчак Казанның Вахитов районы өчен дә чыгыш ясый. Казан дәүләт технология университетында магистратурада белем ала.

Ислам Фәләхов: "Тренировкаларга атнасына җиде тапкыр йөрим"

Көрәшче Ислам Фәләхов - Алабуга егете. Билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы, көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы. Алабуга данын яклап, 70 кг. авырлыкта бил алыша. Кайчак Казанның Вахитов районы өчен дә чыгыш ясый. Казан дәүләт технология университетында магистратурада белем ала.

Көрәшче Ислам Фәләхов - Алабуга егете. Билбау көрәше буенча атказанган спорт остасы, көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы. Алабуга данын яклап, 70 кг. авырлыкта бил алыша. Кайчак Казанның Вахитов районы өчен дә чыгыш ясый. Казан дәүләт технология университетында магистратурада белем ала. Беренче тренеры - Рәфис Заһидуллин, аннан Рим Кавиев җитәкчелегенә күчә. Казанда Марат Әхмәдиев җитәкләгән түгәрәккә йөри.

- 2005 елларда шәһәр күләмендәге ярышларда 23 кг. авырлыкта бил алыша башладым. Каләм, китап һәм башка истәлекле бүләкләр ала идем. Аннары Сабантуйларда юрган, суыткыч, кер юу машинасы, скутерлар китте. Алабуга районында өч машина оттым. Бездә Сабантуйда призга ике автомобиль куялар. Берсе 80 кг.га хәтле, икенчесе аннан зуррак авырлыктагы көрәшчеләр өчен.

- Аерылып торган үз алымнарың бармы?

- Күбрәк тизлек белән эш итәм. Физик яктан да үземне көчсез димәс идем. Аннан психологик як та зур роль уйный. Көрәшче келәмгә рухый яктан йомшарып, куркып чыгарга тиеш түгел. Миңа шуның өчен эләккәне дә бар. Үз-үзеңә ышану кирәк.

- Тренировкаларга атнага ничә көн йөрисең?

- Атнасына җиде тапкыр. Мәсәлән, дүшәмбе - көрәш, келәмдә тренировка, икенче көнне - тренажер залда, өченче көнне тагын келәм. Шимбә футболга йөрим, якшәмбе бассейнга барам. Бер көн дә спорттан туктаганым юк.

- Көрәштән тыш, ниләр белән кызыксынасың?

- Күп вакыт укуда уза. Сәяхәт итәргә яратам, унлап илдә булдым. Футбол, хоккей, волейбол уйнарга яратам, тау чаңгысында шуам, парашюттан да сикерәсе килә. Канда адреналин уйный.

- Күңелеңне яулаган кыз бармы?

- Гаилә корырлык кызны очратасы килә инде...

Лилия Йосыпова, "Ирек мәйданы"

Фото: http://elabuga-rt.ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading