16+

Испания дөньяны шаулатты!

1 июль көнне Европа чемпионатының соңгы матчы булды. Финалда Испания һәм Италия командалары көч сынашты. Испаннарның финалга чыгуы спорт белгечләре тарафыннан гадәти хәл кебек кабул ителсә дә, Италия «төгәл уенлы» Германия командасын җиңеп, финалга чыгар дип бик сирәкләр генә өметләнгәндер.

Испания дөньяны шаулатты!

1 июль көнне Европа чемпионатының соңгы матчы булды. Финалда Испания һәм Италия командалары көч сынашты. Испаннарның финалга чыгуы спорт белгечләре тарафыннан гадәти хәл кебек кабул ителсә дә, Италия «төгәл уенлы» Германия командасын җиңеп, финалга чыгар дип бик сирәкләр генә өметләнгәндер.

Шунысы кызык, бу чемпионатта көндәшләр икенче тапкыр очрашты. Төркем очрашуларында уен тигез 1:1 исәбе белән тәмамланды. Матч башланганчы Испания көчлерәк, ул гына җиңәчәк дип өздереп әйтеп булырлык түгел иде.
Уен кызу темплар белән башланып китте. Испания уен башында ук үз футболын тәкъдим итте. Төгәл вә кыска паслар белән бер-берсенә туп биреп торды. Нәтиҗәдә 14 нче минутта Сильва, исәпне ачып, гамәлдәге дөнья чемпионнарын алга чыгарды. 41 нче минутта Ходи Альба пиренейлыларның өстенлеген икеләтә арттырды.
Тәнәфескә 2:0 белән киткән испаниялеләр ял итеп чыкканнан соң тагын да көчлеләнде. Сирәк кенә булса да, италиялеләр дә контрһөҗүм ясарга тырышып карадылар, әмма ни кызганыч, берсе дә барып чыкмады. Италияле Тьяго Мотта ике минут тирәсе уйнап травма алгач, апеннинлыларның кырда ун уенчысы гына калды. Висенте Дель Боске җитәкләгән испаннар, уенга Фернандо Торрес белән Хуан Мата чыккач, Италияне бөтенләй тезләндерделәр. 84 нче минутта Торрес Италия капкачысы Джанлуиджи Буффон белән бергә бер чыгып, 89 нчы минутта Мата Торрес пасыннан файдаланып, капкага бер-бер артлы ике гол кертте. Нәтиҗә финалга хас булмаганча - 4:0.
Шулай итеп, Испания җыелма командасы рәттән өч турнирны - ике Европа һәм бер дөнья чемпионатын җиңде. Дель Боске исә рәттән ике зур халыкара турнирны җиңгән беренче баш тренер булып танылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading