16+

Камилә, дүртле тулуп һәм 1 000 000 сум премия

Якташыбыз Камилә Вәлиева иң көчле фигуралы шуучы булуын янә раслады. Моннан тыш ул фигуралы шууда сикерү буенча Россия чемпионы исеменә лаек булган иң беренче спортчы да. 

Камилә, дүртле тулуп һәм 1 000 000 сум премия

Якташыбыз Камилә Вәлиева иң көчле фигуралы шуучы булуын янә раслады. Моннан тыш ул фигуралы шууда сикерү буенча Россия чемпионы исеменә лаек булган иң беренче спортчы да. 

Белгәнегезчә, бу сезонда Россия спортчыларын фигуралы шуу буенча халыкара ярышларга кертмәделәр. Шуны истә тотып, спортчыларга гонорар эшләү һәм стимул булдыру максатыннан, Тимераякта фигуралы шуу федерациясе әлегә кадәр беркайда да оештырылмаган ярыш булдырды. Узган ялларда спортчылар сикерү буенча Россия чемпионатында көч сынашты. Иң элек өч командага бүленделәр. Тренерлары итеп Этери Тутберидзе, Евгений Плющенко һәм Алексей Мишин сайланган иде. Шактый кызу ярыштан соң беренче урынга Евгений Плющенко командасы чыкты. Икенчедә – Этери Тутберидзе командасы. Өченчегә Алексей Мишинныкылар калды. 

Команда ярышларыннан соң шәхси турнир оештырылды. Монысында инде команда турниры өчен Тутберидзе реванш алды дияргә була. Аның укучысы Камилә Вәлиева, финал ярышлары нәтиҗәләре буенча, Евгений Плющенконың спортчысы Софья Муравьевадан өстенрәк булып чыкты. 

Ярышларның тәртибенә килгәндә, плей-офф системасы буенча һәр турда бер-берсе белән икешәр кеше ярыша. Алар икешәр тапкыр үзләре теләгән сикерү төрен сайлап сикерәләр һәм гомуми нәтиҗәгә карап, җиңүче билгеләнелә. Иң күп балл алган спортчы киләсе этапка уза. Шул рәвешле Камилә Вәлиева белән Софья Муравьева финалга кадәр барып җиттеләр. Камилә дүртле тулуп сикерде, Муравьева – өчле аксель. Икесе дә сикерүләрне ялгышларсыз башкардылар. Әмма дүртле сикерүнең баллары күбрәк, шуның белән Камилә биш баллга өстен булып чыкты. Шунысын да әйтергә кирәк, ул әлегә кадәр булган Гран-при ярышларында дүртле тулупны чиста килеш сикерә алмаган иде. Бу юлы исә аны искиткеч осталык белән башкарды. Ярышта кемнең җиңәсен алдан ук берничек тә әйтеп булмый иде. Һәр спортчы кыз дүртле сикерү остасы. Берсеннән-берсе сәләтлеләр һәм берсе дә сикергәндә ялгышмады.
Чемпион исеменә лаек булудан тыш, якташыбыз бер миллион сумга да ия булды. 

Алда фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты. Камиләгә анда да уңышлы чыгыш ясавын теләп калабыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading