16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Чит илләрдән килсеннәр, бездән үрнәк алсыннар»

Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашты, сорауларга җавап бирде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Чит илләрдән килсеннәр, бездән үрнәк алсыннар»

Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашты, сорауларга җавап бирде.

- Халыкара чараларның бездә үткәрелүе бик әйбәт, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Чит илләрдән килсеннәр, бездән үрнәк алсыннар. Татарстанда 1,5 мең мәчет эшли. Ураза гаетен матур итеп, тыныч итеп үткәрдек. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан телефоннан шалтыратып, мөселманнарны дини бәйрәм белән котлады. Без дә аларны шулай котлыйбыз. Казан-уртак йортыбыз, фатирларыбыз гына аерым.
Бөек Болгарда быелның 1 сентябрендә Ислам академиясе ачылачагын хәбәр итте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин. Татарстанда Феофанның христиан һәм ислам динендәге яшьләр өчен уртак ял лагеры оештыру ниятен дә хуплады ул.
- Гарәп илләрендә дә спорт белән шөгыльләнәләр. Спорт кешегә физик һәм рухи яктан ныгырга ярдәм итә. Диндәге кеше футбол матчларын барып карый ала, бу гонах саналмый,-диде әңгәмәдәшебез.
Камил хәзрәт үзе грек-рим көрәше белән мавыккан. Хәзер джиу-джицу белән шөгыльләнә икән, инде көрән билбау дәрәҗәсенә ирешкән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading