Шәһри Казан

Камилә Вәлиева тагын дөнья рекордын яңартты: татар кызлары өчен уңышлы көн!

Камилә Вәлиева дөнья рекордын яңартып, беренче урында бара. Казан кызы Ясминә Кадыйрова өчен дә бүген уңышлы көн булды.

Бүген Сочида фигуралы шуу буенча Гран-При ярышларының соңгы алтынчы этабы башланды. Хатын-кызлар арасында якташыбыз Камилә Вәлиева кыска программада беренче урынны алды. Соңгы ярышта Камилә чыгышы өчен югары баллар алып, дөнья рекордын куйган иде инде. Бүген ул кабат рекорд куйды - 87,42 баллга ия булды. Икенче урында - Елизавета Туктамышева (80,10). Өченчедә - Мэрайя Белл (АКШ) – 69,37. Тагын бер Россия спортчысы Майя Хромых – 5 нче урында гына (64,72). Иртәгә кызлар ирекле программада көч сынашачак. Камиләгә уңышлар телибез!

Казан кызы Ясминә Кадыйрова өчен дә бүген уңышлы көн булды. Парлы шууда ул партнеры Иван Бальченко белән өченче урынга лаек булды (69,39). 
1 урында Дарья Павлюченко – Денис Ходыкин (73,91)
Икенчедә  Анастасия Мишина – Александр Галләмов (73,64).

Реклама

Фото: https://vk.com/club_kamila_valieva

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 27 ноябрь 2021 - 22:40
    Без имени
    Шундый шатландырдыгыз Камилә,Ясминә!!! Исәнлек һәм уңышлар телибез!!! Молодцы!
  • 27 ноябрь 2021 - 09:08
    Без имени
    Алга Камилә!!! Уңышлар насыйп итсен Аллаһы Тәгалә!!!