Хоккей
Казанның «Ак Барс» командасыннан биш уенчы Россия җыелма командасына чакырылды. Капкачы К.Барулин, сакчылар И.Никулин, Е.Медведев һәм ике һөҗүмче - К.Петров белән А.Терещенко Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән командада Россия данын яклаячак. Гадәттәгечә, сезон башында илнең төп командасы Европа туры - Карьяла Кубогы уеннарында катнаша. Финляндиядә узучы әлеге турда «Ак Барс»ның тагын...
Хоккей
Казанның «Ак Барс» командасыннан биш уенчы Россия җыелма командасына чакырылды. Капкачы К.Барулин, сакчылар И.Никулин, Е.Медведев һәм ике һөҗүмче - К.Петров белән А.Терещенко Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән командада Россия данын яклаячак. Гадәттәгечә, сезон башында илнең төп командасы Европа туры - Карьяла Кубогы уеннарында катнаша. Финляндиядә узучы әлеге турда «Ак Барс»ның тагын берничә уенчысы - Я.Иммонен, Н.Каппанен һәм Я.Пессонен да катнашыр дип көтелә. Билгеле инде, бу уенчылар Суоми командасы өчен чыгыш ясаячак.
Узган елдагы кебек, тренерлар штабы җыелма командага быел да КХЛда уйнаучы танылган, тәҗрибәле уенчыларны, шулай ук НХЛчыларны да чакырмаска булган. Белгәнебезчә, хәзер Сочида узачак Олимпия уеннарына әзерлек бара, тренерлар штабы шуңа хәтле зур эш башкарып, команданы әзерләп өлгертергә тиеш. Ни дисәң дә, үз өеңдә сер сынатасы килми шул.
Скейтборд
Казанның скейтчылары белән ВМХ-райдерлары быелгы сезонны тәмамлады. Әлеге уңайдан башкаланың «Экстрим-фактор» скейт-паркында велосипед һәм скейтбордларда ярышлар оештырылган иде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быелгы сезонны ябу башкалардан аерылып тора, чөнки спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны күпкә арткан. Сезон барышында җиде тапкыр төрле ярышлар уздырылган - бу да шөгыльләнергә теләүчеләр санын арттырырга ярдәм иткән.
***
Әлмәтнең «Нефтяник» командасы уенчысы Даниэль Насыйбуллин, әлеге команда өчен йөзенче алка кертеп, «Йөзлек клубы»на керде. Бу күптән түгел генә А.Морозов кергән «Меңлек клубы» түгел түгелен, әмма оста һөҗүмче йөзлек белән генә тукталып калмас төсле. Аңа хәтле бу клубта ил чемпионатында чыгыш ясаучы 18 уенчы бар иде инде. Соңгы ике сезонда бу дәрәҗәгә Даниэльның звенодашлары - Рөстәм Шәңгәрәев белән Максим Хапов иреште.
Теннис
Бөгелмәдә республиканың көньяк-көнчыгыш мәчетләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Әлеге төбәк казыяте тарафыннан оештырылган бу ярышларда Ютазы, Сарман, Туймазы, Лениногорск, Әлмәт, Баулы һәм Бөгелмә районнары командалары катнашты. Баулы командасы - өченче, хуҗалар икенче урынны яулау бәхетенә иреште. Ә иң җитез мөселманнар Лениногорск командасында икәнлеге ачыкланды - алар ярышның төп призына ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар