Шәһри Казан

Казан Олимпия уеннарына максат тота

Бик тә мәшһүр "Берегись автомобиля" дигән нәфис фильмда үзешчән театр режиссерының: "Безгә инде Шекспир әсәрләренә күтәрелергә вакыт түгелме икән?!"-дигән сүзләрен күпләр хәтерлидер, мөгаен. Шуның сыман Казан да 2013 елда җәйге Универсиаданы һәм спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатларын гөрләтеп үткәреп, тәҗрибә туплаганнан соң, ипләп кенә Олимпия уеннарына максат тота кебек. Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның: "Татарстан һәм Казан иң югары дәрәҗәдәге спорт чараларын оештырырга әзер",-дигән сүзләреннән дә чамаларга була моны. Хәер, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шәхсән үзе дә Казанның Олимпия уеннарына лаек булуын әйткән иде инде.
Дуслардан җылы сүз
Владимир Леонов сөйләгәнчә, Конфедерацияләр Кубогының 15-29 июньнәрдә Казанда үткәрелгән матчларның оештыру дәрәҗәсен халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино, Россия премьер-министры урынбасары-Россия футбол берлеге президенты Виталий Мутко, Германия җыелма командасы тренеры Йоахим Лёв, Португалия футболчысы Криштиан Роналду бик югары бәяләгәннәр. Мәсәлән, Джанни Инфантино: "Казан-Арена" стадионы халыкара дәрәҗәдә, футбол кырының чирәме әйбәт. "Казан-Арена" теләсә кайсы дәрәҗәдәге уеннарны үткәрергә әзер",-дигән. Джанни әфәнде Казандагы кунакчыллыкка, казанлыларның ачык йөзле булуына сокланган. Йоахим Лёв: "Бу югары дәрәҗәдәге һәм кызу матч булды",-дигән.
Хушлашмыйбыз, ә саубуллашабыз
- Россиягә 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына 32 команда килә. Мәскәүдә быелның 1 декабрендә жирәбә салыначак,-диде Владимир Леонов.
Казан 2018 елда алты команданы кабул итә. Уеннар 16, 20, 24 һәм 27 июньнәргә билгеләнгән. 30 июньдә һәм 6 июльдә плей-офф матчлары уза. Очрашулар "Казан-Арена" футбол стадионында барачак. Үзәк стадион, "Электрон", "Динамо" күнегүләр өчен билгеләнгән. Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында "Идел" яшьләр үзәгенә, "Ак Барс" хоккей клубы һәм "Рубин" футбол клубы базаларына, "Казан" тау чаңгысы комплексына, үзгәрешләр кертеп, төзекләндерү үткәрелә.
- Бер ел бар. Бу вакыт күп тә, аз да. Хушлашмыйбыз, ә саубуллашып кына торабыз,-диде Владимир Леонов.
Рәхим итегез!
- Футбол буенча Дөнья чемпионаты узачак шәһәрләр хәзер ашыга-ашыга кунакханәләр төзи. Казанда кунакханәләр җитәрлек,-диде Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов.
Конфедерацияләр Кубогы матчлары барган 15-29 июньнәрдә Татарстанга 160 мең турист килгән. Казан Кремлен 161 мең кеше караган. Алабугага-8 660, Бөек Болгарга-28 049, Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегенә-21 273 һәм Чистайга 6 920 турист барган.
- Авылларга барырга теләк белдерделәр, хәтта. Татарстанда дүрт муниципаль районда авыл туристлыгына кагылышлы проектлар гамәлгә ашырыла. Биектау активлык күрсәтә, бу райондагы Яңа Ширмә авылы республиканың туристлык маршрутына алыначак,-диде Артур Әбдрәшитов.
Казанда калыгыз
- Конфедерацияләр Кубогы матчлары Казан өчен тәүге халыкара спорт чарасы түгел. Ләкин, мэр Илсур Метшин "тәүге мәртәбә кабул иткән кебек карарга кирәк" дип, оешканлыкка чакырды,-диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов.
Конфедерацияләр Кубогына әзерлек кысаларында, Казанда 3,7 миллиард сумга 44 урам юлы төзекләндерелгән. Кунак килә дә китә, ә юллар үзебездә кала.
Сәфәргә җыеныгыз
"Казанның меңъеллыгы" паркында 7,8 һәм 9 июльләрдә "Тәмле Казан" фестивале уза. 6-16 июльләрдә - Бөтенроссия пляж уеннары. Ярышлар Спортның су төрләре сараеның пляж уеннары үзәгендә һәм Кремль яр буенда барачак. Казан Сабан туе - 15 июльдә Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, шул ук көнне кичке якта "Казан ат - спорт комплексында мәдәни программа тәкъдим ителә. Авиаузышлар буенча Дөнья чемпионатының бер этабы 22-23 июльләрдә Казанда Казансу елгасы зонасында була.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    354
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    467
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    835
    0
    2