16+

Казан Шамил Тарпищевны Гиннесс рекордлар китабына кертергә мөмкин

«Казандагы ике мең урынлы көрәш сараена ярышларны карарга, гадәттә, 500‑600 кеше килә. Бер елны Зәйгә көрәш буенча ярышка баргач, мең кешелек спорт сараеның шыгрым тулганына шаккаттым. Хәтта эчкә керә алмыйча, урамда таптанып торучылар да булды. «Кубок Дэвиса»да да зал тулы булса, менә бу сөенеч булыр иде, ичмасам. Безгә шуңа омтылырга...

Казан Шамил Тарпищевны Гиннесс рекордлар китабына кертергә мөмкин

«Казандагы ике мең урынлы көрәш сараена ярышларны карарга, гадәттә, 500‑600 кеше килә. Бер елны Зәйгә көрәш буенча ярышка баргач, мең кешелек спорт сараеның шыгрым тулганына шаккаттым. Хәтта эчкә керә алмыйча, урамда таптанып торучылар да булды. «Кубок Дэвиса»да да зал тулы булса, менә бу сөенеч булыр иде, ичмасам. Безгә шуңа омтылырга...

4-6 мартта Казанның Теннис академиясендә «Кубок Дэвиса» ирләр командалары арасында Теннис буенча дөнья чемпионатының беренче раунд матчы үтәчәк. Әлеге ярыш тәүге тапкыр Татарстан башкаласында биш ел элек үткән иде. Ул вакытта, Россия җыелмасы Бразилия уенчылары белән очрашып, безнекеләр 3:2 исәбе белән җиңгән иде. Бу юлы теннисчыларыбыз Швеция җыелмасына каршы чыга. Быел да команданы милләттәшебез, Россия­нең теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев җитәкләячәк.

- Аның җитәкчелегендә спортчыларыбыз дөньякүләм ярышларда 137 матч уйнап, «Кубок Дэвиса»да безгә 54 тапкыр җиңү елмайды. Мондый күрсәткеч тагын Австралия теннисчысы Нил Фрейзерда гына бар, аңа инде 90 яшьләр чамасы. Әгәр Шамил Тарпищев җитәкчелегендәге команда Казанда җиңсә, ә без моңа тулысынча ышанабыз, ул Гиннессның Рекордлар китабына керергә мөмкин, - дип сөйләде министрның беренче урынбасары.

Казанның Теннис академиясе җитәкчесе Равил Ногуманов сөйләвенчә, берничә көн элек Хорватиядән белгечләр килеп, академиядә кортны «Кубок Дэвиса» таләпләре буенча җәя башлаган. Бүген Теннис сараенда «Кубок Ельцина» ярышлары бара, якшәмбе көнне узачак финалны яңа кортта үткәреп, аны яхшылап сынарга җыеналар.

РФ Теннис федерациясенең техник директоры Станислав Степанец әйтүенчә, Казанда дөньякүләм теннис ярышын үткәрүгә бөтен нәрсә югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Ярышларны «Матч» телеканалында турыдан-туры эфирда карап булачак, комментаторлар - легендар теннисчылар Александр Метревели белән Анна Дмитриева.

- Теннис турнирлары башка спорт тамашаларыннан аерыла. Футбол белән хоккейда җанатарлар шау‑гөр килсә, тенниста, киресенчә, барысы да шыпырт кына утыра. Уенчыларны фотога вспышкасыз гына төшерергә рөхсәт ителә, - дип аңлатты Станислав Степанец.

Теннис буенча ил җыелмасында, якташларыбыз булмаса да, өметле уенчылар үсеп килә. Теннис академиясе җитәкчесе Равил Ногуманов 19 яшьлек Тимур Кыямов белән Александр Боборыкинга зур өметләр баглый. Республикада киләчәктә дә тенниска зур игътибар бирелсә, Татарстан уенчылары «Кубок Дэвиса»да катнаша алырлык дәрәҗәдә остарачак.

Әнә, Татарстаннан әллә ни ерак булмаган Тольяттида 18 яшьлек Дарья Касаткина яшәп ята. Ул дөнья күләмендә иң оста 50 уенчы исемлегендә, ике тапкыр «Кубок Ельцина»да җиңгән. Күршеләрдән калышып булмас...

- Хәлил Хәмитович, районнарда тенниска ни дәрәҗәдә игътибар бирелә? - дип сорау бирде «ШК» хәбәрчесе.

- Чаллыда, Әлмәттә, Лениногорскида, Алабугада теннис белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган, аны хәтта Сабада уйныйлар. Моңа чаклы Теннис академиясендә бадминтон белән дә шөгыльләнделәр. Күптән түгел аның үз бинасы барлыкка килгәч, академиядә кортлар бушады. Тренерларны Мәскәүдән, башка өлкәләрдән чакырабыз, яхшы шартлар тудырабыз, хезмәт хаклары түлибез.

Теннис гади һәм очсыз спорт төре түгел, бөтен җирдә дә шөгыльләнеп булмый. Хәер, андый максат та куймыйбыз. Аңа алмашка бадминтонны кулланышка керттек, менә ул очсыз. Теннис белән җитди рәвештә шөгыльләнүчеләрне Казанга чакырабыз, Идел буе академиясендә укытабыз, анда моның өчен махсус кафедра бар, - дип җавап бирде Хәлил Шәйхетдинов.

Аның әйтүенчә, Казанда уза торган Россия һәм дөньякүләм спорт ярышлары - туристларны җәлеп итү чарасы да әле.

- Элегрәк, дөнья буйлап Казанның мөмкинлекләре турында сөйләп, ярышларны үзебездә үткәрик, дип йөрсәк, хәзер инде кайсы спорт ярышын үткәрер­гә кирәклеген үзебез сайлыйбыз. Ун ел элек «Кубок Дэвиса»ны китереп булыр дип хыяллана да алмый идек. Казанда үзебезнең спортчыларыбыз катнаша алырдай ярышлар үткәрүгә алынабыз, - дип сөйләде яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары.

«Кубок Дэвиса»ның беренче раунд матчында җиңгән команда Голландия җыелмасына каршы уйнаячак. Әгәр безнең уенчылар өстен чыкса, ярыш, мөгаен, шулай ук Россиядә үтәр. Тик шулай була, дип, анык кына әйтеп булмый, чөнки бөтен регламентны Халыкара теннис федерациясе хәл итә.

4-6 мартта узачак «Кубок Дэвиса» ярышларына билетлар сатуда, бәясе - 300‑900 сум.

Фото: fetisovarena.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading