16+

Казанга “киокусинкайчылар” җыела

Татарстан башкаласында 19 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә “Бокс һәм өстәл теннисы үзәге”ндә (Җәүдәт Фәйзи урамы,2) киокусинкай буенча “Казан барсы” төбәкара турниры була.

Казанга “киокусинкайчылар” җыела

Татарстан башкаласында 19 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә “Бокс һәм өстәл теннисы үзәге”ндә (Җәүдәт Фәйзи урамы,2) киокусинкай буенча “Казан барсы” төбәкара турниры була.

— Киокусинкай япон теленнән тәрҗемә итсәк, ул – көндәшеңне түгел, ә үзеңнең кимчелекләреңне, көчсезлегеңне җиңүне, дөреслекне яклауны аңлата. СССРда киокусинкай хәрәкәте башлануга 50 ел узды. Беренче чемпионат 1971 елда үткәрелгән иде, анда нәкъ менә татар егетләре чемпион исемнәрен яулады,-дип искә төшерде СССРда каратэ хәрәкәтенә нигез салучы Александр Танюшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

 — СССР чорында каратэ белән шөгыльләнү ни өчен тыелды? - дип, “Шәһри Казан” исеменнән сорау бирдем.

 —Киокусинкай коммунистик идеологиягә чит идеология, буддизм пропагандалана, дигән сәбәп тагылды. Аннан соң Мәскәүдә бер зур җитәкченең баласын каратэчылар кыйнаган, дигән сүзләр дә булды. Шуннан каратэ 20 ел сүрелеп торды. Хәзер киокусинкай кабат җанлана, Россиянең 56 төбәгендә каратэ федерациясе эшли. Киокусинкай федерацияләрендә шәхес камилләшә, ватанпәрвәрлек тәрбияләнә. Киокусинкай федерацияләрендә шөгыльләнгән шактый егетләр һәм ир-атлар махсус хәрби операциядә катнаша, араларында инде Россия Герое исеменә лаек булучылар да бар,-дип җавап бирде Александр Танюшин

Татарстанда киокусинкай хәрәкәтенә нигез салучы Фәрит Шәймәрданов, шулай ук Болгар Ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов та спортның шәхес формалаштыруда зур роль уйнавын ассызыкладылар. Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков сөйләгәнчә, республикада 3,5 мең кеше спортның көрәш төрләре секцияләренә йөри.

 “Татарстан киокусинкай” төбәк физкультура-спорт җәмәгать оешмасы башкарма директоры Александр Нягин хәбәр иткәнчә, Казанда 19 ноябрьдә булачак каратэчылар турнирына Россиянең 15 төбәгеннән 300 спортчы килә. Спорт тамашасын карарга керү бушлай.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading