16+

Келәмнәрдә истәлекләр яңара

Мәкерле үлем Алмаз Рәшит улын вакытсыз алып китсә дә (авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.Н.С.), без ул башлаган эшне югалтмыйча, дәвам итәбез.

Келәмнәрдә истәлекләр яңара

Мәкерле үлем Алмаз Рәшит улын вакытсыз алып китсә дә (авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.Н.С.), без ул башлаган эшне югалтмыйча, дәвам итәбез.

Бу ярышларыбызның да тарихы еракларга барып тоташа. Районыбызда көрәшче балаларыбыз арасында узучы ярышларыбыз бик аз ул вакытта. Район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев белән бераз җитәкчеләребезне барлаганнан соң, Алмаз Рәшит улы Нотфуллинга мөрәҗәгать итәргә булдык. Татарча көрәшебезгә битараф булмаган бу игелекле җитәкчебез шунда ук ризалыгын бирде.

Шулай итеп, моннан күп еллар элек башланган ярышларыбыз әле дә үз традицияләрен югалтмыйча дәвам итә. Мәкерле үлем Алмаз Рәшит улын вакытсыз алып китсә дә /авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.Н.С./, без ул башлаган эшне югалтмыйча, дәвам итәбез. Үзе исән вакытта ярышларыбыз “Юлдаш” җәмгыяте призларына узып килсә, хәзерге вакытта бу ярышларыбызны аның истәлегенә уздырабыз. Бүгенге ярышларыбызга да 16 төбәктән 89 көрәшче килгән иде.

Быелгы ярышларыбыз мәрхүмне бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. Ачылу тантанасында сүз алган мәрхүмнең бертуган абыйсы – район башлыгы Рамил Нотфуллин, легендар көрәшчеләребез – район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, уллары Илназ белән Искәндәр үз истәлекләре белән уртаклашып, яшь көрәшчеләребезгә келәмнәрдә олы җиңүләрен теләделәр. Шул арада үзешчәннәребез малайларыбызга рухи азык биререгә дә өлгерделәр. Батырларыбызны ачыкларга кирәк. Ә аларны ачыклау, ай-ай көчле барды.

Әле ничек кенә республикабыз көрәшенә нигез салган Бөрбаш көрәшчеләренә бу турнир күптән көтелгән тәүге җиңүне китерде. Бу җиңү аларга бик авырдан бирелде. Моңарчы авылда берничә тренерның алышынуы да зур тәэсир ясады инде. Аллага шөкер, анысы да төзәтелде. Инде соңгы ярышларда әздән генә беренчелеккә чыкмый калган малайларыбыз бу турнирда үзләрен чын мәгьнәсендә көчле булуларын дәлилли алдылар. Зур очко аермасы белән Кубокны үзләренә алып киттеләр. Тренерлары Илшат Корбановның зур хезмәт нәтиҗәсе инде бу. 5 егете бу юлы да призлы урын яулауга иреште, аның. Әле ул гына түгел, район башлыгы Рамил Нотфуллин абсолют батырга дип куйган бүләк тә Бөрбашка китте. Барлык көндәшләрен аркасына салып Инсаф Хәйруллин баш батыр булып танылды. 

Чыннан да, уңышлары күз алдында бөрбашлыларның. Бигрәк тә 45 килограммм үлчәү авырлыгында барган көрәш бөрбашлылар арасында гына барган күк тоелды. Бу үлчәүдә авылның иң көчле ике малае Ленар һәм Рәмзис Әүхәдиевларның бил алышуы һәрчак тамашачыларның көчле алкышлары астында уза. Бу юлы да алар финалга кадәр узып, бары тик Смәелдән Газинур Гариповка гына җиңелеп, үзара икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Аннан, һич уйламаганда, Кенәдән һәм Шубаннан килеп, келәмдә беренче мәртәбә бил алышып, Айдар Хөснетдинов белән Сөләйман Хәйдәрҗановларның /Сөләйман яшьтәшләре арасында оста хоккейчы буларак билгеле Н.С./ чемпион булып танылуы күпләрдә зур кызыксыну уятты. “Бу егетләр белән эшне дәвам итәргә кирәк”, дигән фикергә килделәр тренерлар да. Менә шулай, һич көтмәгән хәлләр дә килеп чыгып тора әле келәмнәребездә. Команда беренчелегенә килсәк, икенче урынны Смәел мәктәбе көрәшчеләре яуласа, өченчегә Чепья көрәшчеләре лаек булды.

“Менә, чын көрәш булды бүген. Чын-чынлап, үзебезнең чын татар көрәшен карадык. Белеп, үз вакытында үз асылыбызга кайттык. Тагын бер бүләк куям. Авылдашым Ислам Бурашовка атап бирәм”, - дип үз шатлыклары белән уртаклашты даими җанатарыбыз Фагыйль Шәфигуллин. Чынлап шулай булды. Ярышта булган һәркем канәгать калды ярышларыбыздан.

Инде батырларыбыз белән таныш булыйк:
36 кг.да-Ислам Йосыпов/Чепья/, Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/ Кәрим Гарифуллин/Норма/.
40 кг.да-Ильяс Йосыпов/Чепья/, Ислам Бурашов/Нөнәгәр/ Дмитрий Никифоров/Чепья/.
45 кг.да-Газинур Гарипов/Смәел/, Ленар һәм Рәмзис Әүхәдиевлар/икесе дә Бөрбаштан/.
50 кг.да-Алмаз Шиһабетдинов/Нөнәгәр/,Рүзәл Гайфетдинов/Пыжмара/, Әлфис Галимов/Бөрбаш/.
55 кг.да-Рәнис Зарипов/Гимназия/, Артур Муллагалиев/,Зөфәр Газизуллин/Пыжмара/.
60 кг.да-Хәсән Әсхәдуллин/Яңгул/, Булат Яруллин/Яңгул/, Ислам Гарифуллин/гимназия/.
65 кг.да-Сөләйман Хәйдәрҗанов/Шубан/, Альберт Вафин/Чепья/,Әлфис Гыйльметдинов/Арбор/.
70 кг.да-Тәлгат Латыйпов/Салавыч/ Асаф Вәлиев/Бөрбаш/,Риназ Шәрәфиев/Салавыч/.
75 кг.да-Айдар Хөснетдинов/Кенә/, Никита Закиров/Кече Лызи/, Кәрим Низамов/Арбор/
80 кг.да-Инсаф Хәйруллин/Бөрбаш/, Альмир Вафин/Карадуган/,Фирдүс Гыймадиев/Смәел/.
100 килограмммга кадәр үлчәү авырлыгында ике генә көрәшче бил алышып, Салавычтан Рамир Идиятуллин җиңү яулап, Кече Лызидан Сергей Медведев икенче булды.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading