16+

Кеше кадерен белә башладык: шау-шулы, ләкин кешелекле, дустанә көрәш...

Коронавирус зәхмәтләре кеше кадерен белергә өйрәтте шул. Югалтулар да ачы булды. Бүгенге көндә әле тагын бер-ке танылган тренерның хастаханәдә ятуы билгеле. Алар исән-сау терелсен иде. Көндәшлек, тавыш-гауга булса да, келәмдә, тамашачылар арасында матур, гадел көндәшлек булсын иде...

Кеше кадерен белә башладык: шау-шулы, ләкин кешелекле, дустанә көрәш...

Коронавирус зәхмәтләре кеше кадерен белергә өйрәтте шул. Югалтулар да ачы булды. Бүгенге көндә әле тагын бер-ке танылган тренерның хастаханәдә ятуы билгеле. Алар исән-сау терелсен иде. Көндәшлек, тавыш-гауга булса да, келәмдә, тамашачылар арасында матур, гадел көндәшлек булсын иде...

Сагындырылган көрәш. Татарча көрәшне әйтүем. Узган ял көннәрендә Казанда оештырылган Татарстан чемпионаты кызу, ләкин дустанә үтте. Көрәшчеләргә дә, тамашачыларга да бәйгене Яңа ел бүләге дип атарга да буладыр.

Әйе, чыннан да, бәйрәм рухында үтте ул. Бер-ике көннән Яңа ел, ләбаса. Ярышларның бер ел дәвамында диярлек узмавы исә бәйрәм тәэсирен арттырды да. Көрәшчеләр дә, тамашачылар да сагынган үзебезнең милли спорт төрен. Башка елларда залда тамашачылар юк дисәк, бу юлы бәйгенең икенче көнендә “Ак Барс” Көрәш сараеның тамашачылар залы бөтенләй үк тулды диярлек.

Пандемияга бәйле тәнәфестән көрәшне оештыручылар матур гына файдаланырга, тәҗрибә тупларга өйрәнгәннәр. Бәйгенең икенче көнендә финаллар әнә зур сәхнәдә уздырылды. Бәхәсле мизгелләр исә  видеокабатлаулар рәвешендә көрәш сөючеләргә дә күрсәтелде. Аларны караганда тамашачыларның реакциясе төрле булды. Бер үк алымга берсе чиста дип фикерен белдерсә, икенчесе бер генә балл дип кычкырды. Шул ук алымны өченчеләре “аркага ята” дип бәяләде. Хөкемдарлар эшенең авыр икәнен кайберәүләр аңлагандыр, шәт.

Йолдызлар...
Ә келәмдә көрәш кызу барды. Матур да иде көрәш. Әйтик, иң җиңел үлчәүдә чемпион булып калган Алексеевск егете Алексей Абрамовны алыйк. Көндәшләрен һаваларга күтәреп салды ул аркаларына. Я булмаса, шул ук үлчәүдә икенче калган Ришат Камаловны алыйк. Бәйгенең төп фавориты булган Раббани Нургалиев белән көрәше дәреслекләргә кертерлек иде. Матур алымнар, көндәшеңне ялгышын көтү, кирәкмәгән чакта ялгыш җибәрү, тактика нечкәлекләре – яшьләргә өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек бу алыш.

65 кг.да күпләр фаворит итеп күптән түгел Россия чемпионы булган Илнар Закиров белән Искәндәр Мортазинны атаган иде. Ләкин... Икесе дә беренче әйләнештә үк булачак финалистларга – Зөлфәт Хәмидуллин белән Илназ Минмуллинга эләкте. Ахыр чиктә, Балтач егете Илназ беренче тапкыр Татарстан чемпионы булып танылды. Моннан ике ел элек ул, шул ук Искәндәргә оттырып, икенче урынны яулаган иде. Искәндәр әле узган елда да чемпион калган иде.

70 кг. һәрвакытта да шәп көрәшчеләре белән дан тотты. Алабуга егете Ислаф Фәлахов бу үлчәүдә ике ел элек чемпион калып, аннан – Россия, аннан дөнья чемпионы исемнәренә дә ия булды. Бераздан, мөселман егетләре арасындагы бәйгене отып, хаҗга да барып кайтты. Узган ел исә бу үлчәүдә “Грегор” – Теләче егете Динар Кәримуллин җиңү яулады. Быел Лаеш командасы өчен көрәшкән Динар белән Ислам финалда очраштылар. Ислам – чемпион!

Үкенеч
Татарстан чемпионатының иң үкенечле җиңелүе дип Ленар Садыйковның финалдагы оттыруын атарга мөмкин буладыр. Бу үлчәүдә җиңүчеәр арасына эләккән көрәшчеләр арасында иң тәҗрибәлесе иде ул. Финалдагы көндәше Рафаэль Кәлимуллиннан да сигез яшькә өлкән көрәшче ул. Әйе, очрашу тәмамланганчы отып барган иде Ленар. Көрәшүдән дә туктамады, саклану тактикасына да күчмәде, һаман һөҗүм итте. Ләкин... өченче кисәтү алып, җиңүне кулдан ычкындырды Чаллы көрәшчесе. Үзе дә аркасына ятып торган арада бик озак күз алдына китерде бугай соңгы алымны. Әйе, 21 яшьлек Рафаэльга да афәрин дияргә кирәк анысы. Финалга очраклы гына эләкмиләр. Көрәш – ул спорт, ә спортта ялгышулар җиңелүгә китерә шул.

Рафаэль дигәннән, берникадәр вакыттан соң ул абыйсына каршы көрәшергә мөмкин. Әйе, Рафаэль – күптапкырлар Татарстан, Россия, дөнья чемпионы Ренасның бертуган энесе. Әниләренең видеоларына караганда, тагын бер энекәшләре дә көрәшә башлаган инде. Абыйларына – афәрин, менә дигән үрнәк күрсәтеп, җиңүләр санын елдан-ел арттыра гына. Бу юлы Ренас бер көндәшенә дә мөмкинлек калдырмады – чираттагы тапкыр чемпион булып танылды. Финалда исә Әлмәттән Марат Кәримовны җиңүгә иреште. Ренас – узган елгы Татарстан чемпионы титулын саклап калган бердәнбер көрәшче дә булды әле.

18 яшьлекләр дә финалда
85 килолылар арасында фаворит булып Ранис Галимуллин исәпләнде. Шулай ук быел Россия чемпионы булып танылган Теләче көрәшчесе өметләрне аклады: көндәшләренә артык мөмкинлек калдырмады. Финалда исә ул Әлмәт командасының иң яшь көрәшчеләренең берсе 18 яшьлек (!) Рәсим Шириевны отуга иреште. Гомумән, Әлмәт командасында буыннар алмашы дәвам итә. Җиңел үлчәүдәге берничә егетләре әнә армиягә киткән. Шул сәбәпле, инде берничә ел келәмгә чыкмаган Рузил Ганиев та сөлге тотарга мәҗбүр булды. Рузил сагындырган. Бу очракта Руслан Нургалиев чыкмасмы әле бер дигән өмет чаткычыс уянды күңелләрдә. Күрәсе килә...

90 килограммлылар арасында моңарчы Алабуга өчен көрәшкән Илнар Галимов җиңү яулады. Бу юлы ул Чаллы командасы данын яклады. Үзе Чаллыда яши дә икән. Финалда ул узган ел 85ләр арасында чемпион калган Кукмара егете Нәфис Галиевны отуга иреште. Кызганыч, быел келәмдә Илмир Төхвәтуллинны күреп булмады. Аягына ясалган операциядән соң әле тернәкләнеп җитмәгән Илмир.

100 кг.лылар арасында Әлмәт егете Айдар Алтынбаев җиңде. Финалда Эльдар Хәмитовны бирелдерде. Булат Мусин белән Илсур Сафин – өченче урыннарда.

Вафатлар рухына
Әгәр дә Раил Нургалиев үз весында калган булса, ул бәлки җиңү дә яулар иде. 130лылар арасындагы көрәш соңгы елларда иң матур алымнарга бай категорияләрнең берсенә әверелеп бара. Ниһаять, келәмгә Радик Сәләхов та кайтты. Кызганыч, быел бертуган Радик белән Рөстәм иң якын кешеләрен – әтиләре, танылган тренер һәм хөкемдар Сирин абый Сәләховны югалтты. Радикның җиңү омтылышын аңларга була: үзен яңадан танытырга теләвен дә, әтисенең рухын шатландыру теләген дә. Үз дигәненә иреште. Ярымфиналда Раилнең үзен җиңде. 0:4 исәбе белән оттырып барган вакытта үзендә көч табып, көндәшенә бернинди мөмкинлек калдырмавы тамашачылар тарафыннан да бик җылы кабул ителде. Финалда исә ул Муса Галләмовны да бирелдерде.

Әйтергә кирәк, Ильяс Галимов чорыннан 130лар – чыннан да иң матур көрәш алымнары кулланыла торган авырлык үлчәве. Кызганыч, Ильясны да бүтән күрә алмабыз инде. Ярышларны ачу тантанасында мәрхүм көрәшчеләрне бер минутлык белән искә алу – истә калган иң матур вакыйгаларның берсе булды.
Иң авыр үлчәүдәгеләр арасында финалда ике Зәйнуллин – Яшел Үзән егете Фирдүс һәм Арча батыры Илнур көрәште. Фирдүс – афәрин. Бу ярышта көндәшләренә мөмкинлек калдырмады.

Кайттылар
Арча дигәннән, бу район командасы соңгы елларда элеккеге традицияләрен кайтара башлап, призерлар арасына якынлаша башлаган иде. Ниһаять, аларның сәгате дә сукты: командалар беренчелегендә Арча икенче урында. Әлмәт командасы – өченче баскычта. Ә беренчедә исә... Юк, Теләче түгел. Чаллы командасы! Әйе, әйе, Чаллыда милли спорт көрәшебезгә янә йөз белән борылганнар. Моны без көрәшчеләрнең, тренерларның инстаграм сәхифәләрен күзәтеп тә әйтә алабыз. Чаллы – афәрин!

Сүзем башында ярышның дустанә мөнәсәбәттә узуын искәрткән идем. Чыннан да шулай булды ул. Коронавирус зәхмәтләре кеше кадерен белергә өйрәтте шул. Югалтулар да ачы булды. Бүгенге көндә әле тагын бер-ке танылган тренерның хастаханәдә ятуы билгеле. Алар исән-сау терелсен иде. Көндәшлек, тавыш-гауга булса да, келәмдә, тамашачылар арасында матур, гадел көндәшлек булсын иде...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading