Россия җыелма командасы һәм «Салават Юлаев»ның элекке баш тренеры Вячеслав Быковка бу сезонны тамашачы буларак читтән генә күзәтергә туры килде. Остазны киләсе сезонда КХЛның кайсы да булса командасында күрү шансы да бик томанлы бугай. Һәрхәлдә, шушы көннәрдә «Спорт уик-энд» басмасына биргән интервьюсында Быковның тел төбеннән шул аңлашылды.
«Якын араларда КХЛга...

«Якын араларда КХЛга әйләнеп кайтуым мөмкин түгел дип саныйм. Моны пессимизм дип аңлый күрмәгез, бу әйберләргә реаль каравым нәтиҗәсе генә. Сәбәпләрен тагын бер кат кабатлыйсым килми - бу хакта бик күп тапкыр сөйләдем инде. Хәзерге вакытта Европа клубларыннан, шул исәптән Швейцария клубыннан тәкъдимнәр алдым, әлегә уйлыйм», - дип белдерә 15 елдан соң Россия командасына чемпион титулын кайтарырга ярдәм иткән тренер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар