Шәһри Казан

КХЛ Көнчыгыш чикләрен киңәйтә

Континенталь хоккей лигасында киләсе сезонда Ерак Көнчыгышның тагын бер клубы чыгыш ясарга мөмкин. Сүз Приморье крае башкаласы Владивосток командасы хакында бара. «Спорт-экспресс» басмасы хәбәрләренә караганда, Владивосток клубы җитәкчелеге КХЛга керү өчен кирәкле документларны туплаган инде. Ил чемпионатында һәм НХЛда балкыган экс-хоккейчы Александр Могильный клубның генераль менеджеры булырга ризалык биргән. Команданың...

Реклама

Континенталь хоккей лигасында киләсе сезонда Ерак Көнчыгышның тагын бер клубы чыгыш ясарга мөмкин. Сүз Приморье крае башкаласы Владивосток командасы хакында бара. «Спорт-экспресс» басмасы хәбәрләренә караганда, Владивосток клубы җитәкчелеге КХЛга керү өчен кирәкле документларны туплаган инде. Ил чемпионатында һәм НХЛда балкыган экс-хоккейчы Александр Могильный клубның генераль менеджеры булырга ризалык биргән. Команданың Континенталь хоккей лигасы таләпләренә җавап бирерлек составы әлегә формалашу этабында гына. Исемен дә бераз соңрак игълан итәчәкләр. Иң мөһиме: калада 7500 тамашачы сыйдырышлы боз сарае бар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: