Һәр сезон саен Континенталь хоккей лигасында яңа команда күрергә өйрәнеп беттек инде. Әмма бу юлы чит ил командасыннан тыш («Медвешчак» (Хорватия), тагын бер Россия клубы - Владивостокның «Адмирал» командасы чыгыш ясаячак. Хоккей үлчәмнәре буенча Владивосток - экзотик нокта, күпләрне бу шәһәрнең командасы КХЛга керүе белән аптырашта калдырды.
Әмма олимпия чемпионы А.Кожевников болай уйламый.
- Үзебезенең регионнарны үзләштерергә, Ерак Көнчыгыш - безнең җир, шунда уйнарга кирәк. Өстәвенә биредә климат хоккей өчен туры килә. Күпләр Владивостокка очып йөреп күп вакыт сарыф ителәчәк дип зарлана. Тагын берничә команда булдырырга кирәк һәм аларның үз зоналары булачак. Томск, Красноярск шәһәрләрен тартырга була - менә сезгә яңа дивизион.
Владивосток - эре мегаполис, зур сәүдә үзәге, порт. Биредә ярымпрофессионал һәм һәвәскәр командаларның саны бихисап! Владивосток тирәсендә хоккей оазисы булачак.
«Адмирал»га килгәндә, ул чираттагы аутсайдер булмас дип уйлыйм. Фин тренеры Йортика ничек эшләр, карарбыз. Дөресен әйткәндә, мин чит ил белгечләренә каршы. Безгә үз тренерларыбызга булган мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк, бездә хоккейны күтәрә алырдай белгечләр бар.
Башыннан ук нәтиҗәле уен күрсәтәчәгенә ышануы авыр. Яңа команданың составы начар түгел, әмма тагын әле даимилек, бер-береңә ияләнү кирәк, - ди Кожевников.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар