Шәһри Казан

Киткән кошлар кире кайта

Кышкы тәнәфестән соң, бу шимбәдә футбол буенча Россия чемпионатында хәлиткеч уеннар этабы башлана. Командаларга составларын ныгыту мөмкинлеге бирүче кышкы трансфер «тәрәзәсе» күптән түгел ябылды. Бу юлы ул Англия чемпионатында чыгыш ясаган Россия футболчыларының массакүләм төстә кире илгә әйләнеп кайтуы белән истә калыр, мөгаен. Шушы чорда Россия футболында булган иң әһәмиятле...


1. Вагнер Лав ЦСКА - «Фламенго» (Бразилия) (10 млн евро)
Бразилия һөҗүмчесе Вагнер Лавның Мәскәү «армиячеләре» белән араны өзү теләге бу тәнәфестә, ниһаять, чынга ашты. Озак кына барган тарткалашлардан соң, клуб президенты Евгений Гинер ике якны да канәгатьләндергән чишелеш табуга иреште. Хәзер инде Вагнер туган ягында аренда хокукында гына уйнамый. Ил җыелма командасына эләгү шансы да зур. ЦСКА да отышта: клуб уенчы өчен аны сатып алганга караганда күбрәк - 10 млн евро алуга ирешкән.
2. Андрей Аршавин «Арсенал» (Англия) - «Зенит» (3 айлык аренда)
Бу сезонны бик үк уңышлы уздырмаган Андрей Аршавин күптән түгел генә «Арсенал»ның дубленә күчерелгән иде. Шулай да баш тренер Арсен Венгер, уенчыны командадан җибәрергә уйламыйм, дип, имеш-мимешләргә нокта куйган иде. Кышкы трансфер «тәрәзәсе» ябылырга бер көн калганда, Россия җыелма командасы капитаны элек үзе уйнаган Санкт-Петербург «Зенит»ы заявкасына кертелде. Андрей туган клубына әлегә аренда хокукында өч айга гына килде.
3. Динияр Билалетдинов «Эвертон» (Англия) - «Спартак» (5-6 млн евро)
4. Роман Павлюченко «Тоттенхэм» (Англия) - «Локомотив» (8 млн фунт)
Алар өчен дә Англия туган йортка әйләнә алмады. Футболчыларның икесе дә Мәскәүгә әйләнеп кайтты. Шунысы кызык: уенчылар моңа кадәр Россиядә уйнаган клубларын алмашты. «Локомотив»ның элеккеге капитаны Билалетдинов хәзер «Спартак»та, ә «Спартак»ның сөйкемле сөяге булган Павлюченко «Локомотив»та уйнаячак.
5. Кристофер Самба «Блэкберн» (Англия) - «Анжи» (7,5 млн фунт)
Премьер-лиганың иң бай клубларының берсе булган Махачкала командасының Самба белән килешүе, тагын бер елга озынайту шарты белән, өч ел ярымга исәпләнгән. «Сөйләшүләр авыр барса да, нәтиҗәдә яклар барлык төп позицияләр буенча компромисска иреште. «Анжи» уенчының үзенә аерым рәхмәт белдерә. Нәкъ менә аның позициясе килешүгә ирешүдә хәлиткеч роль уйнады», - диелә клубның рәсми белдерүендә. Самба үзе чыгышы белән Франциядән булса да, халыкара аренада һәрвакыт Конго Республикасы җыелма командасы данын яклады.
6. Кристиан Нобоа «Рубин» - «Динамо» (7-8 млн евро)
Әлеге сөйкемле һәм талантлы Эквадор егете Казанда чыгыш ясау чорында чын мәгънәсендә үз кешегә әйләнгән иде. Татарстан кызына өйләнде, рус телен дә әйбәт кенә үзләштерде. Әлеге уенчыга «Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыевның да дәгъвалары булмады, киресенчә, аны командада тотып тору өчен, ул бөтен көчен куйды. Кристиан соңгы елларда, чыннан да, Казан командасы составындагы үзәк уенчыларның берсе иде. Аның «Рубин»нан китүе чын мәгънәсендә зур югалту булачак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: