Биатлон сезоны тәмам, әмма аның тирәсендәге тавыш-гаугалар тиз генә тынмас, мөгаен. Моңа биатлонны яктыртуда «алыштыргысыз» комментатор Дмитрий Губерниев сәбәп биреп кенә тора. Хәер, биатлонда гына түгел, футбол буенча чемпионатны туры эфирда яктыртканда да уенчыларның шәхесенә кагылырга кыенсынып тормый ул. Ханты-Мансида быелгы сезонны ябу тантанасында телекомментатор белән Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы...
Биатлон сезоны тәмам, әмма аның тирәсендәге тавыш-гаугалар тиз генә тынмас, мөгаен. Моңа биатлонны яктыртуда «алыштыргысыз» комментатор Дмитрий Губерниев сәбәп биреп кенә тора. Хәер, биатлонда гына түгел, футбол буенча чемпионатны туры эфирда яктыртканда да уенчыларның шәхесенә кагылырга кыенсынып тормый ул. Ханты-Мансида быелгы сезонны ябу тантанасында телекомментатор белән Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы тренеры Павел Ростовцев арасында конфликт чыга. «Советский спорт» хәбәр итүенчә, Губерниевның биатлончы Светлана Слепцованың колагына нәрсәдер пышылдавы тренерга ошамый. Комментаторның тренерлар эшенә кысылуыннан, чаманы белми тәнкыйтьләп, эфир аша киңәшләр бирүеннән туйган Ростовцевның түземе төкәнә. Ул Губерниевның кылануын искәртеп, аңа кул бирмәячәген әйтә. Бу сүзләрне ишеттерү өчен микрофон бирәм дип өркеткән Губерниев үзе соңыннан әлеге инцидентны шәрехләүдән баш тарта. «Клоуннар белән тилеләрнең сүзләрен шәрехләргә җыенмыйм», дип, гадәттәгечә йомры сүзләр ташлау белән чикләнә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар