16+

Командасын яратсаң, кушаматын да ярат!

Һәрбер спорт командасының үз исеме булган кебек, аның фанатларының да үз кушаматы була. Бу бигрәк тә беренче номерлы спорт төре саналган футболда киң таралган. Мәсәлән, бөтен гавам «атлар» («кони») дигәндә Мәскәүнең ЦСКА футбол клубы фанатларын, «ит» («мясо») дигәндә «Спартак»ның сугыш чукмарлары булып танылган җанатарларын күздә тота. Бу кушаматлар бүген генә...

Командасын яратсаң, кушаматын да ярат!

Һәрбер спорт командасының үз исеме булган кебек, аның фанатларының да үз кушаматы була. Бу бигрәк тә беренче номерлы спорт төре саналган футболда киң таралган. Мәсәлән, бөтен гавам «атлар» («кони») дигәндә Мәскәүнең ЦСКА футбол клубы фанатларын, «ит» («мясо») дигәндә «Спартак»ның сугыш чукмарлары булып танылган җанатарларын күздә тота. Бу кушаматлар бүген генә...

Шул ук ЦСКАны гына алыйк. Армия клубы өчен җан атмаучылар аны күптәннән «ат абзары» дип атый. Бу юкка түгел. Электән үк язмыштыр инде, күрәсең, армия клубларының базалары яки стадионнары гел ат абзарлары (конюшнялар) янәшәсендә урнашкан булган. Бүген инде ул ниндидер мыскыллау, киная сүзе дип түгел, ә гадәти сүз буларак кабул ителә.
«Спартак» командасы элек промкооперациягә караганга, аның тарафдарларына «сәүдәгәрләр» дигән ярлык тагылган. Ул совет чорында кинаяле «спекулянт» дигән мәгънәдә йөргән. «Команданы яратмаучылар моны шыпырт кына әйтәләр, чөнки совет чорында һәртөрле саксыз әйтелгән сүз өчен «ипи шүрлегеңә» менеп төшүләре бар иде», - дип искә ала «Спартак» фан-клубы рәисе Владимир Гришин. Тик монысы әле баласы гына булган икән. Узган гасырның җитмешенче еллары уртасында «Спартак» фанатлары армия клубы җанатарлары белән мөнәсәбәтләр ачыклый башлагач, ЦСКА җанатарлары хәрәкәте дә ныклы үсеш алгач, нәкъ менә армия клубы фанатлары спартаклыларны «ит» дип йөртә башлый. «Сәүдәдә ул вакытларда иң ярлы бүлек ит сату бүлеге иде инде. Совет чорында ул бүлекләрдә ит була калса да, начар сыйфатлы иде. Шуңа бу атама бик гарьләндерде», - ди Гришин.
Ә менә Пермьнең «Амкар» клубы җанатарларын кайбер көндәшләре «тирес» дип атый. Мөгаен, команда исеменең ике минераль ашлама атамасыннан кыскартып ясалуын күздә тотып шулай йөртәләрдер. Шунысын онытмыйк: тирес бит иң яхшы ашламалардан санала.
Санкт-Петербург «Зенит»ы җанатарларына Мәскәү җанатарлары 1985 елда «капчыклар» дигән кушамат уйлап таба. Бер ел элек кенә «Зенит» футбол командасы СССР чемпионатын отып, Ленинград шәһәрендә зур тираж белән «Зенит-чемпион!» дип язылган полиэтилен капчыклар сатуга чыгарылган була.
Ә менә үзгәртеп корулар чорында «капчыклар» «бомжлар»га әйләнмәсенме?! Мәскәүдә бомжлар күбәйгән ул вакытларда бу сүз бик популяр була. Өстәвенә Ленинград җанатарлары Мәскәүгә футбол карарга, экономия йөзеннән, тәүлек буе электричкаларда килә. Юлда озак булып талчыккан төньяк башкала футбол сөючеләрендә мәскәүлеләр бик тиз бомжлар белән уртаклык күреп ала.
Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы «Динамо» футбол клубы җанатарлары исә «мент», «мусор» (жаргон) кушаматын йөртә.
Мәскәү футбол грандлары булган «Динамо», «Спартак», ЦСКА һәм «Торпедо»дан аермалы буларак, озак еллар уңышка ирешә алмаган «Локомотив»ны журналистлар бу арбада «бишенче тәгәрмәч» дип йөрткән, бу җанатарларга да күчкән. Команда чемпион дәрәҗәсенә үсеп җиткәч тә, кушамат төшеп калмаган.
Кыйммәтле таш исеме белән аталган Казан «Рубин»ы җанатарлары клубның ярты гасырлык тарихында 3 төрле кушамат йөртергә өлгерә. Аның берсе - «таш», икенчесе - «телевизор» (СССРда популяр булган «Рубин» телевизоры), өченчесе - «татарлар» (Татарстан башкаласыннан булганга).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading