Барысы да җирле җитәкчелектән, милли төребезгә – татар көрәшенә мөнәсәбәттән тора. Бу хакта үз чыгышының башында ук Марат Готыф улы Әхмәтов та искәртте. “Район җитәкчелеге тели икән, аның күңелендә милли рух бар икән, димәк, буш урында да көрәш, көрәшчеләр, җиңүчеләр булдыра алырга мөмкин. Лаешның тигез җирдә эшләнгән эшенең киләчәге бар”, дип белдерде республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе. (Бу юлларны башка главаларга да укытыгыз әле!)
Дөрес, бу җиңүләр бик зур җаваплылык та өсти. Бу турыда башка командаларга хөрмәт күрсәтеп, Лаеш районы җитәкчесе конкуренциянең көчле булуы, башкаларның да беренчелеккә омтылулары хакында искә алды.
Әлбәттә, көрәшне үз иткән җитәкчеләр яныда шул ук районда, шул ук җирлектә яшәүче, эшләүче фикердәшләр дә сорала. Юкка гына бүгенге кичәдә Илсур абый Дияров турында район башлыгы да, башкарма комитет җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов та, көрәшчеләр дә, хәтта Казаннан килгән зур кунаклар да хөрмәт белән искә алмагандыр. Үз-үзен тотышындагы гадилеге, шул ук вакытта усал була алу белүе йөзенә чыккан җирле эшмәкәр (үзе дә, улы да көрәшкән булганлыгы турында белә идем) көрәш буенча иң зур ярдәм күрсәтүче, шул ук җиңүләрдән соң батырларны каршы алуларны, аларны бүләкләүне оештыручы, райондагы һәм авыллардагы Сабан туйларын оештыруда саллы өлеш кертүче булып танылган ул. Алай гына да түгел, аңа инде башка эшмәкәрләр дә кушылган. Игътибар итегез: сүз милли көрәшебезгә, татар көрәшенә, ягъни, шул ук милләт эшенә ярдәм итү турында бара.
Мәҗлестә остазлык, остазлар һәм шәкертләр турында да шактый сүз булды. Дәүләт Думасы депутаты, үзе эшләгән һәр районда көрәшне булдыра һәм үстерә алган Рөстәм Кәлимуллин үзенең шәкертләре (шул ук Илдус Зарипов, Хәлил Шәйхетдинов һәм башкаларны) көрәшкә ничек килүләре, аннан зур түрәләр булып китүе, алар белән горурлануы хакында сөйләде. Хәлил Хәмит улы остазларына рәхмәт әйтте, инде алар артыннан да яшь буын җитәкчеләрнең үсеп килүе турында сөйләде. Алай гына да түгел, Атказанган спорт остасы менә шушы мәҗлестә утыручы яшь көрәшчеләр арасыннан да район җитәкчеләре, министрлар үсеп чыгасына ышанычын белдерде.
Ахыр сүзем... башкаручылар турында. Күп районнарда көрәш булсын, көрәш үссен иде дип йөрүче андый кешеләр күп. Кызганыч, район башлыкларына кирәкми икән, көрәшкә битараф түрәләр эшли икән, аларның эшләү дәрте сүрелә. Бу яктан Азат Әнәс улы Нурмөхәммәтовка бәхет елмайды (әйе, хәзер Татарстан, Россия, дөнья чемпионына, әле кайчан гына көрәшеп йөргән егеткә шулай эндәшәбез, чөнки үзе дә – түрә, остазлар-шәкертләр чылбырын лаеклы дәвам итүчеләрнең берсе). Башта “Ак Барс” Көрәш сарае җитәкчеләре белән Казанда көрәшне саклауга, үстерүгә зур өлеш керттеләр алар Фәрит, Вакыйф, Айрат, Булат абыйлары белән. Аннан Илдус Фатыйховичның уң кулына әверелде ул. Менә шундый бергәлек булганда гына, көрәш, чыннан да үсә ала ул. Кайда гына булса да. Марат Әхмәтов әйткәнчә, көрәш булмаган тигез җирдә дә...
Һәм тагын бер сүзем, кабатлау булса да. Бу язманы үз главаларыгызга да укытыгыз әле...
Комментарийлар