16+

Корыч йодрыклы Булат Президент булырга хыяллана

Булатны әнисе, Аллаһ бүләге, ди. Сигез ел көтеп алган бала чып‑чын бүләктер шул.

Корыч йодрыклы Булат Президент булырга хыяллана

Булатны әнисе, Аллаһ бүләге, ди. Сигез ел көтеп алган бала чып‑чын бүләктер шул.

- Оныгын әни бик күрергә теләгән иде, насыйп булмады. Мин әнинең туган көне көнне йөккә узганмын. Шул вакытта төшемә керде дә кулыма бала суза, «Исемен Булат дип куш. 2 декабрь көнне тугыз туларга биш минут кала туачак ул», - диде. Әни әйткән бөтен сүзләр дә юш килде, - ди Флера ханым.

Исеме «корыч» дигәнне аң­латса да, Булат Гәрәев әбисе холкын алган - күңеле белән бик йомшак. Татарстан, Россия күләмендә каратэ буенча җиңүләр яулаган егеткә йомшаклык берничек тә килешми кебек. Тыштан тимер кебек нык күренсә дә, чынлыкта исә ул, әнисенең моңлы җырларына да күңеле тулып, яшь агыза икән.

- Күршедә яшәүче Айрат абыйсыннан һәрвакыт үрнәк алып үсте. Аның кебек булам дип, икенче сыйныфта каратэга да йөри башлады. Үзенә ничек булгандыр, ләкин баштагы көннәрдә миңа бик читен иде. Анда бит синең бердәнбер балаң дип тормыйлар, сугалар да егалар. Ләкин шул каратэ чыныктырды да инде үзен. Беренче тапкыр җиңү яулап кайткач, утырып еладым, - ди әнисе.
13 яшьтә генә булуга карамастан, Булат - беренче разрядлы спортчы, яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионы. Каратэның да иң авыр кёкусинкай төрен сайлаган бит әле!
- Бу - каратэның иң куркыныч төре, - чөнки анда башка да сугарга рөхсәт ителгән, ләкин шуның белән дә ул мине үзенә җәлеп итте. Өйрәнгәндә авыр­рак булса, җиңүләр җиңелрәк биреләчәк. Тормыш­та нинди хәлләрдә калсаң да, каратэ үзеңне һәм якыннарыңны якларга ярдәм итә. Моңа өстәп, ул әле иң матур спорт төрләренең берсе. Каратэда һәр алымны уйлап башкарырга кирәк. Иң мөһиме - көчсез якларыңны күрсәтмәскә, белсәләр, шунда сугачаклар. Тормышта да шулай бит... - ди Булат.

Яшьтәшләре кебек, Булатның компьютерга, социаль челтәрләргә вакыты калмый. Спортны гына түгел, мәктәпне дә «биш»кә, «дүрт»кә алып барырга кирәк бит. Мәктәптә дә спорт ярдәм итә. Ярышлардан беренче урыннар гына алып кайткан егет сыйныфташларына да абруй.

- Икенче сыйныфта укыганда дәрес барышында укытучыларына берничә минутка сыйныфтан чыгып торырга туры килә. Ә Булат сыйныфта тәртип саклап торырга тиеш була. Укытучы килеп керсә, сыйныф тып-тын. Бөтенесе, дәфтәр-китапларына төбәлеп, нидер эшли икән. Булат үзе, зур указка тотып, парта араларыннан йөри ди, - дип елмая әнисе.
Булатның фикерләве дә үз яшеннән шактый аерыла. Хәтта укытучылары да язган рефератларының җитдилегенә, тирән фикерләвенә шакката. Алтынчы сыйныфта язган әйберләр буенча фәнни эш дәвам итеп була, ди алар.

Булат кечкенәдән, мин Президент булам, дип йөри икән. Президентлык сыйфатлары да юк түгел үзендә. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән селфи ясарга да тартынып тормый ул.
- Спорт һәрвакыт минем бе­лән калачак. Мәктәпне тәмамлагач та, югары уку йортына керергә исәп. Төп һөнәр үзләштергәч, тренер да була алам, - дип, киләчәккә зур хыяллар белән яши 13 яшьлек егет.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading