16+

Көрәш буенча Россия беренчелегендә Татарстан командасы ничек чыгыш ясады?

Казанда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында Россия беренчелеге узды. Татарстан көрәшчеләренең абсолют күпчелеге беренче урыннарны яулады.

Көрәш буенча Россия беренчелегендә Татарстан командасы ничек чыгыш ясады?

Казанда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында Россия беренчелеге узды. Татарстан көрәшчеләренең абсолют күпчелеге беренче урыннарны яулады.

Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, яшьләр арасындагы Россия беренчелегендә 30лап командадан 300ләп көрәшче катнашкан. Татарстан көрәшчеләре ничек чыгыш ясаган соң? 

2009-2010 елларда туган егетләр арасында чемпион калган егетләребез: Адель Нургатин (36 кг.), Камил Абдрафеев (40 кг.), Самат Кәримуллин (50 кг.), Инсаф Минимуллин (55 кг.), Данил Галләмов (60 кг.), Илсаф Юсупов (75). Виталий Ельченков (45 кг.), Илназ Зарипов (65 кг.) һәм Әмир Хафизов (70 кг.) - өченче урыннарны яуладылар.

2007-2008 елларда туган егетләр арасында ике өченче урын - Фаяз Сибгатуллин һәм Булат Вәлиев бронза медальләр белән канәгатьләнде. Россия чемпионнары исеменә исә Фазыл Сибгатуллин (50 кг.), Рәмис Нурматов (60 кг.), Ислам Кәримуллин (65), Ринат Галимов (70), Илгизәр Хәмидуллин (75), Дияз Вәлиәхмәтов (80), Динияр Муратов (85) һәм Артем Варламовлар (100) лаек булды.

2005-2006 елларда туган егетләр арасында кемнәр җиңү яулады? Артур Халиков - 3нче, Җәмил Ибраһимов - 2нче, Ислам Кәримов, Инсаф Бәдретдинов, Ислам Закиров, Чыңгыз Агаларов, Камил Локманов, Румил Семкичев - чемпионнар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading