16+

Көрәш буенча Татарстан чемпионаты: горурланасың да, гарьләнәсең дә...

Лаеш командасы – беренче быел. Быел чын мәгънәсендә дрим-тим – хыял командасы лаешлыларда. Тегеннән-моннан батырларны тарткалап, ярышларга гына алып килү белән шөгыльләнми алар. Чакыра, сыный, эшкә урнаштыра, тораклы итә...

Көрәш буенча Татарстан чемпионаты: горурланасың да, гарьләнәсең дә...

Лаеш командасы – беренче быел. Быел чын мәгънәсендә дрим-тим – хыял командасы лаешлыларда. Тегеннән-моннан батырларны тарткалап, ярышларга гына алып килү белән шөгыльләнми алар. Чакыра, сыный, эшкә урнаштыра, тораклы итә...

Ике көн дәвамында Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Матур узды, диләр. Канәгать калучылар шактый. ТР көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов та канәгать калган, бугай. Көрәшчеләрне бүләкләгәннән соң ул иң соңгы сүз итеп янә “Без – көрәшле халык, без – көрәшче халык!” дигән сүзләрне искә төшерде. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та ике көн дәвамында көрәшне тамаша кылуын һәм ике көн дәвамында татар халкы өчен, көрәше өчен горурланып утыруын җиткерде.

Көрәш чыннан да киеренке булды. Кайберәүләр быелгы чемпионатны хәтта “Манзара” премиясендәге алышлар белән чагыштырды. Көчле егетләр шактый чөнки. Көчле егетләрне туплый алган командалар да шактый. Чаллы вәкиләре әнә берьюлы өч команда алып килгән. 25 көрәшче – зур сан, әлбәттә. Берсе – икенче урынны яулады, икенчесе – сигезенче урында. Автокалада берничә ел көрәш бөтенләй упкынлыкка тәгәрәгән иде, югыйсә. Берзаман кайчандыр үзләре шул командада чыгыш ясап, республика, ил чемпионнары булып танылган егетләр (яшь буын) берләштеләр дә, Чаллыга көрәшне кайтарырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Көрәшне оештыруга, көрәшчеләрне әзерләүгә яңача якын килү, заманча барлык мөмкинлекләрне куллана белү, үрнәк өлкәннәрне олылый белү һәм яшьләрне әзерләүдә яңа мөмкинлекләр тудыру үз нәтиҗәсен бирде.

Дөрес, ике ел рәттән командалар беренчелегендә җиңү яулагач, быел аз гына аскарак төштеләр. Лаеш командасы – беренче быел чөнки. Быел чын мәгънәсендә дрим-тим – хыял командасы лаешлыларда. Тегеннән-моннан батырларны тарткалап, ярышларга гына алып килү белән шөгыльләнми алар. Чакыра, сыный, эшкә урнаштыра, тораклы итә. Безгә калса, берничә елдан үз көрәшчеләре дә, яшь егетләре дә калкып чыгачак һәм үзен күрсәтә башлаячак. Вакыт кирәк бераз.

Әнә, кайчандыр Әлмәт командасын да легионерлар белән туплануларын тәнкыйтьли идек. Ә бит шулай ук уңган-булган егетләрне үзләренә чакырып, эшле иттеләр, акчасын-гонорарын түләделәр. Күпләр шунда урнашып калып, яшьләрне тәрбияли башлады. Инде берничә буын яшьләр үсеп чыкты. Менә быелгы Татарстан чемпионатында да әле бер-ике ел элек кенә яшьләр арасында җиңү яулаган Рубин Раджабовлар, Рафаэль Бильдановлар, башкалары үзләре шәп итеп күрсәтте.

Һичшиксез, күпчелек команда зур әзерлек белән килә. Әмма “тамга” өчен йөрүчеләр яки бөтенләй йөрмәүчеләр дә җитәрлек шул. Бер ел дәвамында зур үсешкә ия булган Ютазы һәм Мөслим җитәкчеләренә уйланырга кирәк дип саныйбыз. Ике команданы да ел нәтиҗәләре буенча үсеш күрсәткәннәре өчен республиканың көрәш федерациясе исеменнән 100әр мең сум акча белән бүләкләделәр. Ләкин, ни гаҗәп, Мөслим районы Татарстан чемпионатына команда куюны кирәк тә тапмаган. Ютазы вәкилләре дә 36нчы урында гына (килүләре бик яхшы үзе). Яшел Үзән районы өчен бөтенләй гарьлек хисе туды. Бер көрәшче белән килгәннәр алар күрше Казанга. Бик озак әзерләнгәннәрдер инде. Данлыклы Олы Карауҗа, Ачасыр, Мулла Иле һәм башка авылларында көрәшчеләр юкмы? Мөмкинлекләре булган, зур шәһәр статусына ия шәһәрләрендә көрәшчеләре, тренерлар юкмы? Уйлансыннар иде.

Көрәш федерациясе башкарма директоры вазифасына билгеләнгәч тә, Марсель Таһиров әлеге районнарда булып кайткан иде. Көрәшчеләре дә барлыгын әйттеләр, тренерларга да кытлык булмавын җиткерделәр, федерация исеменнән матди-техник базаны ныгыту өчен бүләкләр дә алдылар, селкенеп, активлык та күрсәттеләр кебек, ләкин... Боз кузгалмады булып чыга.

Югалтулар һәм ачышлар

Шәхси беренчелектә җиңү яулаган көрәшчеләр исемлегенә күз салсак, андагы исемнәрнең күпчелеге безгә таныш. Күпчелеге – соңгы өч елда үз авырлыкларын җиңүчеләр, призерлар арасына кергән егетләр. Ачышлар да бар, әлбәттә. Илназ Хәмидуллин әнә Әлкидә дә көрәшчеләр булуын раслады (абыйсы Алмаз да – шактый гына призерлар арасына кергән көрәшче). Әлкидә көрәшчеләр бар, ә күрше Аксубайда юкмыни? Нигә Аксубай командасы Татарстан чемпионатларын бөтенләй инкарь итә башлаган соң? Әнә, быелгы призерлар – Түбән Кама өчен көрәшкән Илсаф Сәйфуллин да, шактый еллар Лаеш өчен чыгыш ясаучы Илсур Сафин да Аксубайдан, югыйсә.

Иң зур ачышлар дип 80 кг.да беренче-икенче урынны яулаган Алмаз Сәетов (Теләче) белән Айзат Гәрәевны (Балтач) санарга буладыр. Исемнәре зур җәмәгатьчелеккә таныш түгел әле. Югалтмаска иде менә шундый егетләрне.

Сенсация дә булды бу чемпионатта. Ничә еллар дәвамында Татарстан, Россия, дөнья чемпионатларында бил бирмәгән Ренас Кәлимуллин оттырды бит әле. Өченче әйләнештә Чаллыдан Азат Габдрәшитов җиңгән аны (кемдер Азатның быел көненә икешәр тапкыр тренировкалар ясавын да искәртте). Җиңелмәс Ренас та җиңелде. Дөрес, быел бу үлчәүдә Ранис Галимуллинга көндәшләр бөтенләй булмады. Быелга. Яңа Савин районыннан Илмир Төхвәтуллинга сокланабыз. Инде күп еллар дәвамында. Чын профессионалларның берсе. 7-8 тапкыр чемпион булуына да карамастан (үзе дә хәтерләми), һаман шул ук: йолдызланмый, тыйнак, кычкырмый, тыныч, көндәшен хөрмәт итүчән. Афәрин!

Раилгә дә афәрин! Нургалиевка диюем. Ничә еллар көрәш йолдызлыгында балкый аның исеме. Түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелде дигән кебек, иң җиңел үлчәүләрдән иң авыр үлчәүләргә гел җиңү белән килде ул. Җиңел булмагандыр, кәефе дә төрлечә булды, формасы камил булмаган чаклар да бар, ләкин барыбер, афәрин Раилгә!

Гомумән, барлык көрәшчеләргә дә афәрин!

60 кг.:
1. Алексей Абрамов (Лаеш)
2. Шамил Чевик (Лаеш)
3. Рубин Раджабов (Әлмәт) һәм Илсур Гимадутдинов (Кукмара)

65 кг.:
1. Илназ Димиев (Лаеш)
2. Илназ Минмуллин (Балтач)
3. Илназ Хәмидуллин (Әлки) һәм Илһам Гайфетдинов (Мамадыш)

70 кг.:
1. Рафаэль Бильданов (Әлмәт)
2. Ислам Фәлахов (Алабуга)
3. Айназ Тимиров (Чаллы) һәм Илсаф Сәйфуллин (Түбән Кама)

75 кг.:
1. Динар Кәримуллин (Лаеш)
2. Ринат Мингалиев (Чаллы)
3. Инсаф Кәримуллин (Арча) һәм Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)

80 кг.:
1. Алмаз Сәетов (Теләче)
2. Айзат Гәрәев (Балтач)
3. Рөстәм Сәлахов (Чаллы) һәм Эмиль Мавлин (Баулы)

85 кг.:
1. Ранис Галимуллин (Лаеш)
2. Фаяз Зарипов (Теләче)
3. Азат Габдрәшитов (Чаллы) һәм Инсаф Хәйруллин (Кукмара)

90 кг.:
1. Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы)
2. Раил Сәлахетдинов (Лаеш)
3. Айрат Сәмигуллин (Әлмәт) һәм Илсур Сафин (Лаеш)

100 кг.:
1. Элдар Хәмитов (Чаллы)
2. Булат Мусин (Яңа Савин районы)
3. Рәсүл Гыйззәтуллин (Балык Бистәсе) һәм Вадим Демидов (Түбән Кама)

130 кг.:
1. Радик Сәлахов (Лаеш)
2. Раил Нургалиев (Теләче)
3. Азат Яруллин (Питрәч) һәм Айдар Алтынбаев (Әлмәт)

Авыр үлчәү:
1. Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
2. Рөстәм Бәдретдинов (Чаллы)
3. Константин Морозов (Түбән Кама) һәм Фәрхәт Фәйзуллин (Теләче).

Командалар беренчелеге:
1. Лаеш
2. Әлмәт
3. Чаллы (Комсомольский)
4. Теләче
5. Яңа Савин районы
6. Балтач
7. Түбән Кама
8. Чаллы (Автозаводской)
9. Кукмара
10. Мамадыш
11. Түбән Кама районы
12. Вахитов районы
13. Балык Бистәсе
14. Лаеш шәһәре
15. Актаныш
16. Баулы
17. Арча
18. Тукай
19. Саба
20. Әтнә
21. Питрәч
22. Чистай
23. Тәтеш
24. Азнакай
25. Алабуга
26. Биектау
27. Апас
28. Кама Тамагы
29. Минзәлә
30. Чирмешән
31. Совет районы
32. Әлки
33. Чаллы (Центральный)
34. Зәй
35. Балтач-2
36. Ютазы
37. Яңа Чишмә
38. Нурлат
39. Сарман
40. Алексеевск
41. Яшел Үзән

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лаеш - чемпион!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яшел Үзән районы эчен бигрәк эрлек инде. Шундый эре район - шәһәр, зур завод (спонсорлар) эчен теләк булганда яшь керэшчелэрне тренерлар кызыксындырып милли кэрэшне яңа бер баскычка кутэреп кую берни дә тугел... Моңа бары тик район башлыгы, администрация, спорт мәктәбе ягыннан тэлэк кирәк!!! Башка куп кенә районнарга карата Яшел Үзәннең мэмкинлеклэре бик куп, биктэ кызганыч шул тэлэклэрнен тормышка ашмауы...

      Мөһим

      loading