16+

Көрәш сезоны ачык!

“Апаста барлык командаларны, якын итеп, бик җылы кабул иттеләр. Мондый кунакчыллыкны бик сирәк күрергә була”

Көрәш сезоны ачык!

“Апаста барлык командаларны, якын итеп, бик җылы кабул иттеләр. Мондый кунакчыллыкны бик сирәк күрергә була”

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин татарча көрәш буенча Федерация Кубогына узган ярышларга бәя бирүне әнә шундый сүзләрдән башлады. Бәйгедә барлыгы 32 командадан көрәшчеләр, тренерлар, хөкемдарлар җыелган иде.

Әлбәттә, кемдер канәгать калмаска да мөмкин. Әйтик, апаслылар үзләре дә кайбер тәнкыйть сүзләре ирештергән. Янәсе, мәйдан хуҗалары соңгы урынны гына яулаган дигән сүзләр ишетелә. Беренчедән, Апас командасы соңгы урында түгел, бәлки 32 команда арасында 20нче урынны яулады. Икенчедән, беренче әйләнештә үк мәйдан хуҗаларына көрәш гомер-гомергә беренче урыннарда булган Арча командасы белән очрашты. Арчалылар оттырса, булыр иде гайре табигый хәл. Өченчедән, ярышларны кабул итүче команданың беренче әйләнештә көчле командаларның берсенә эләгүе көрәштә һәрчак беренче урынга чыгарга тиеш гаделлек турында да сөйли кебек. Әйе, бик теләгән очракта (андый хәлләрне дә күзәтергә туры килә) мәйдан хуҗасын иң көчсез командага “эләктерергә” мөмкин. Монда исә андый хәл булмаган димәк.

Равил Хәйруллин хәбәр иткәнчә, ярышлар алдыннан егермеләп команданың ничәнче урынны алачагын фаразлап та булмаган. “Командалар әзерлекле иде, күбесе җыеннар уздырган, егетләрне махсус шушы бәйгегә әзерләгән. Көрәшнең киеренке, кискен рәвештә узуы да бу хакта сөйли. Әйтик, финалда Түбән Кама командасы Әлмәт егетләрен 5:4 исәбе белән отса, өченче-дүртенче урыннар өчен көрәштә Мамадыш та Сабаны шундый ук исәп белән җиңүгә иреште”, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading