16+

Көрәшчеләр инде Актанышта! Җиңүчеләр күпме алачак?

Актаныш янә үзенә яшь көрәшчеләрне җыя: алдагы ике көндә биредә Татарстанның Беренче Президенты Кубогына 2005-2007 елларда туган яшь егетләр арасында республика турниры узачак. Җиңүчеләр саллы гына бүләкләр алырга да мөмкин.

Республиканың иң ерак районнарыннан саналган Актанышта да 14-16 яшьлек егетләр арасында ел саен менә дигән турнир уза. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеме белән бәйле ул. Актанышлылар бөтен дөньяга танылган якташларын әнә шулай хөрмәтләргә була берзаман. Бәйге башта район күләмендә уза, аннан тирә-юнь районнар да килә башлый. Соңрак ул республиканың татарча көрәш федерациясе календаренә кертелә. Ә соңгы елларда исә Актанышка Башкортстан, Оренбург, Пермь, Мари Иле кебек командалар да килә башлый, ягъни турнир чын мәгънәсендә илкүләм ярышка әйләнә.

Узган ел, билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә, көрәш бәйгесе узмады. 2019 елда үткән турнирда командалар беренчелегендә Кукмара көрәшчеләре җиңү яулаган иде. Призерлар арасына шулай ук Әлмәт һәм Казанның Яңа Савин-Авиатөзелеш командалары да керде.

Җиңүчеләр дигәннән, үз үлчәү авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләргә 7 мең (беренче урын), 5 мең (икенче урын) һәм 3әр мең сум (ике бүләк) акчалата бүләк каралган. Көрәшчеләргә уңышлар!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading