16+

Көрәшчеләр сәламәт булсын, яки ярышларны күчерергәме, юкмы?

Берәү: "Әйләнә-тирәдә гел үләләр. Безнең гаиләдә дә мин чирләдем, 4 айлык малай чирләде. Хатын да чирләде. Хәзер әти чирләп тора, әни дә чирләп алды. Көтәргә, түзәргә кирәк", ди. Икенчеләр: "Көрәшчеләр Муса Җәлилгә дә әзерләнде, формага керде - һәм шундый хәбәр. Хәзер инде Муса Җәлил турниры булмас дип тә уйлый", ди...

Көрәшчеләр сәламәт булсын, яки ярышларны күчерергәме, юкмы?

Берәү: "Әйләнә-тирәдә гел үләләр. Безнең гаиләдә дә мин чирләдем, 4 айлык малай чирләде. Хатын да чирләде. Хәзер әти чирләп тора, әни дә чирләп алды. Көтәргә, түзәргә кирәк", ди. Икенчеләр: "Көрәшчеләр Муса Җәлилгә дә әзерләнде, формага керде - һәм шундый хәбәр. Хәзер инде Муса Җәлил турниры булмас дип тә уйлый", ди...

Билгеле булганча, Татарстанның көрәш федерациясе календарь планына кертелгән ярышлар билгесез вакытка кичектерелде. Март ае дип, фаразланса да, хәлләр ничек булып бетәр - билгеле түгел. Шул уңайдан без кайбер көрәшчеләр, көрәшче функционерлары, тренерлардан бу уңайдан фикерләрен белештек.

Теләче районы хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин: "Беренче чиратта, коронавирус, "Омикрон", Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә, бөтен дөньяда котыра. Бу вазгыятьтә, аеруча, январь ахыры, февральдәге вазгыятьтә авыручылар саны бик артты. Көндәлек статистикага күз салу гына да җитә. Безнең районда да авыручылар саны бик күп. Һәрбер ярышны уздырганда, Роспотребнадзорның үз таләпләре бар. Республикада коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб эшли, карарны алар чыгара. Монда бездән генә тормый дип әйтергә була. Без, әлбәттә, көрәшне сагынып, көтеп алабыз. Көрәшкә битараф булмаган һәр кешенең көрәшне карыйсы, күрәсе килә инде ул. Ләкин беренче чиратта - сәламәтлек. Көрәшчеләребез авыртып, чирли башлый икән, бу файдага булмаячак. Бездә 18, 19, 20се көннәрендә Әсгать абый, Мәгаз абыйларның истәлегенә билбаулы көрәш буенча турнир планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җитәкләгән ведомстводан хат килде, таләпләр бик катгый. Катнашучылар саны 100 кешедән артмаска тиеш дигән таләп - төп таләп. Киләсе атна башында ярышларны оештыру комитеты белән утырыш уздырачакбыз. Ә татар көрәшенә килгәндә, анда бит берничек тә 100 кеше генә катнаша алмый! Иң беренче чиратта, таләпләрне үтәргә кирәк бүгенге көндә. Көрәшчеләребезгә килгәндә, алар шөгыльләнүдән туктамый, шөгыльләнәләр, Аллаһы боерса, мартта була икән, мартка әзер булачакбыз".

Данлыклы көрәшче, Лаеш районы хакимиятенең аппарт җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов: "Дөрес дип уйлыйм. Бу юнәлештә эш алып баручы җаваплы кешеләр бар. Аны бит Азат һәм Радик кына күчермәде. Роспотребнадзор бар, ә аның таләпләре катгый. Закон ул, аның дөреслеген, дөрес түгеллеген без тикшерә алмыйбыз. Үземә килгәндә дә, күчерергә кирәк дип саныйм".

Көрәшче Динар Гатиятов: "Рәсми ярышларны күчерүне дөрес дип уйлыйм, чөнки чирләүчеләр күбәеп китте. Балалар да чирли, олылар да, дигәндәй. Әйләнә-тирәдә гел үләләр. Безнең гаиләдә дә мин чирләдем, 4 айлык малай чирләде. Хатын да чирләде. Хәзер әти чирләп тора, әни дә чирләп алды. Көтәргә, түзәргә кирәк. Узар әле авырулар, Аллаһы боерса!".

Биектау командасы тренеры, хөкемдар Динар Зиннәтуллин: "Ярышларны күчерүне дөрес дип уйлыйм үзем. Көрәш ярышларын да карыйсы килә, әмма берни эшләп булмый. Балалар да авырта башлады. "Омикрон" әллә нинди булды. Мәктәпләре белән карантинга ябалар бит, күпме бала дистанцион укуга күчте. Балалар авырткач, нәкъ менә аларның ярышларын күчерүне хуплыйм. Көрәш бит ул - барыбер контактлы спорт төре. 300-400 бала килсә ярышларга,  арасында берничә авыру булырга мөмкин. Шулар белән контактта булган көндәшләре, иптәшләре өйләренә кайтып, тагын күпме кешегә авыру ияртәчәк. Аллаһ сакласын! Ярышларның күчерү вакыты төгәл билгеле булмагач, билгесезлек эчендә дә яшибез - анысы да бар. Балаларның, яшьләрнең тренировкаларга да настрое үзгәрде, шөгыльләнәселәре килми артык. Өлкән ир-егетләр Муса Җәлилгә әзерләнделәр, әзерләнделәр дә, шулай ук кәефләре төште. Быел булмаячак инде диючеләр дә бар. Иң мөһиме, балаларыбыз, егетләребез исән-сау булсыннар. "Омикрон" тизрәк үтеп китсен иде. Көрәшчеләргә генә түгел, бар халкыбызга сәламәтлек телим".

Көрәшче Илнар Галимов: "Минемчә, көрәш ярышларын кичектерү дөрес түгел. Чөнки бөтен спорт төрләрендә ярышлар уза, Татарстан гына үз дулкынында чайкала бугай. Олимпиадаларны да кичектермәделәр бит. Кеше эшкә йөри, аралаша, контактка керә, көрәш тә шулай бит инде ул. Көрәшчеләр Муса Җәлилгә дә әзерләнде, формага керде - һәм шундый хәбәр. Хәзер инде Муса Җәлил турниры булмас, дип тә уйлыйлар. Без, әлбәттә, әзерләнәбез, туктаган юк, Аллаһка шөкер! Кемгәдер уңайлы булды, әлбәттә. Әйтик, кемнеңдер, травмалары бар иде, аларга уңай, һичшиксез. Башкаларның исә әзерләнеп беткәч кенә кичектерүнең минуслары бар".

Көрәшче Муса Галләмов: "Ярышларның күчерелүе - кызганыч инде, әлбәттә. Әйтик, вес куган кешеләргә җайсыз, читен. Үземә, әлбәттә, әйбәт булды инде ул. Бүгенге көндә спортзалга йөри башларга исәпләп кенә торам әле. Тормыш булгач, төрлесе була, шәхси тормышта да проблемалар булып алды (бу хакта, этик нормаларга нигезләнеп, тәгаенләштермәдек, ләкин бар да әйбәт, шөкер - Р.С.). Минем очракта, Муса Җәлилгә әзерләнмичә генә барган булыр идем. Әзерләнергә вакыт бар хәзер".

Көрәш җанатары Альфред Мәрданов: "Нәрсә дип әйтим инде. Безнең татар көрәшенә генә бәйләнделәр кебек. Башка төр спорт төрләрендә бернинди коронавирус юк бит. Әнә, Айдар Шәймәрданов тегендә ярыш үтте, монда ярыш үтте, дип язып ята бит. Татар көрәшенә килеп җиткәч, гел - коронавирус. Болай да көрәшчеләр калмады инде көрәшергә, элек бер веста гына да 50-60 көрәшче катнаша иде, хәзер 30га да тулмыйдыр. Элек мәрхүм Равил Гарифулловичны сүгә идек, хәзер Марсель Таһировка тотындык... Әнә, әле билбаулы көрәш буенча тагын ниндидер ярыш узган Азнакайда, диләр. Мәгънәсез шул көрәшнең бөтен ярышларын уздырып баралар, ә татар көрәшенә килгәндә... Юк инде, юк...."

Данлыклы көрәшче, тренер Рузил Ганиев: "Менә Азнакайдан, билбаулы көрәш турнирыннан кайтып киләбез әле. Иртәгә тагын була. Авыручылар күп, күчерү бәлки дөрестер дә. Үзебездә дә балалар азаеп алды берара. Сүзем ул хакта гына түгел. Мәсәлән, ярышларны бер-ике көндә тәмамларга дигән тәкъдимне күрдем. Дөрес түгел ул. Менә Лаешта буласы ярышка барабыз, ди. Үлчәнер өчен иртә таңнан чыгып китәргә кирәк. Шуннан соң ук көрәштерергә кирәк, аннан гына урнашырга дигәндәй. Элеккечә калса, дөрес булыр иде. "Утешиловкалар" да кирәк, әлбәттә".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балалар да авырта башлады. "Омикрон" әллә нинди булды. Мәктәпләре белән карантинга ябалар бит, күпме бала дистанцион укуга күчте. Балалар авырткач, нәкъ менә аларның ярышларын күчерүне хуплыйм. Татарлар! "Балалар авырый"(болееют) Авырта-болит була!

    Мөһим

    loading