16+

Хәлил Шәйхетдинов: Раилдән герой ясарга кирәк!

Теләченең үз көрәшчесенә әйләнгән Мари Иле егете Муса Галләмов белән Раил арасында каршылык кызганнан-кыза бара. Ике рәсми ярышта Муса отты, Раил “Манзара”да цирк аренасында реванш алды. Бу юлы Биектау келәме аларны “аерды” – Раил 100 килограммга кадәрге авырлыкта көрәшергә уйлаган.

Хәлил Шәйхетдинов: Раилдән герой ясарга кирәк!

Теләченең үз көрәшчесенә әйләнгән Мари Иле егете Муса Галләмов белән Раил арасында каршылык кызганнан-кыза бара. Ике рәсми ярышта Муса отты, Раил “Манзара”да цирк аренасында реванш алды. Бу юлы Биектау келәме аларны “аерды” – Раил 100 килограммга кадәрге авырлыкта көрәшергә уйлаган.

Элек шулай иде дә, бүген болайрак...

Милли көрәшебез турында сөйләшергә ни генә сәбәпче булса да, ахыр чиктә сүз шундый чагыштыруларга барып тоташа. Бу юлы да шулай булды: алда торган зур ярышлар хакында сөйләшергә генә уйланылган булса да, сүз көрәшчеләрне тәрбияләү һәм алардан милли герой ясауга кадәр барып җитте.

Көрәш аша гәҗит таныла

14-15 февральдә Биектауда “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры үтәчәк. Ул быел 57нче тапкыр уздырыла.

Соңгы берничә елда Биектауның ярышларны өченче мәртәбә кабул итеп алуы.
Бер чагыштыра башласаң, һич шуннан качып котылып булмый икән ул, каһәр. Элек газета аша көрәшчеләр дөньяга танылган булса (әнә, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әлеге ярышта җиңгәннән соң үз фотосурәте дә булган 1991 елгы гәҗитне һаман да сандыкта саклануы белән горурлана!), бүген матбугат вәкилләре көрәш турниры аша бераз үзләренә дә реклама ясап калу теләген яшерми. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, үз-үзебезне таныту өчен дә турнирны оештыру эшләренә алындык дигән сүзләр җиткерде.

– Газетабызда милләт темасы һәрчак төп темаларның берсе булды. Ә көрәш ул – милләтне саклаучы һәм танытучы иң төп чараларның берсе. Моннан 57 ел элек шул идея белән башланып киткән турнир. Безнең өчен бу газета исемен таныту да, милләт һәм көрәш үсешенә бер өлеш кертү дә, – диде мөхәррир.

Беренче тапкыр – 50 мең

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирын быел Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына да багышлап уздырачаклар. Юбилейлар елы булганга микән, приз фонды да сизелерлек арткан. Быел турнирда беренче урын алучыга – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга күтәрелгән ике көрәшчегә 15әр мең сум акча биреләчәк.

– Турнир тарихында җиңү өчен 50 мең сум акча бирелгәне юк иде әле, – дип куанып җиткерде Татарстан көрәш федерациясенең Башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Җиңү өчен көрәш аерым үлчәү авырлыкларында гына түгел, командалар арасында да киеренке булыр, дип көтелә. Узган ел Актанышта Теләче районы җиңүче булган, икенче урынга – Актаныш, өченче баскычка Әлмәт көрәшчеләре күтәрелгән иде.

Раилдән – милли герой?

Теләчеләр быел да көчле, дип фараз кылына. Әмма Биектаулар Актаныш кебек кунакчыллык күрсәтерме? Хуҗалар составында Теләче өчен күп еллар көрәшкән Раил Нургалиевның булуы үзе генә дә күпне сөйли.

Җитмәвенә соңгы елларда Теләченең үз көрәшчесенә әйләнгән Мари Иле егете Муса Галләмов белән Раил арасында каршылык кызганнан-кыза бара. Ике рәсми ярышта Муса отты, Раил “Манзара”да цирк аренасында реванш алды. Бу юлы Биектау келәме аларны “аерды” – Раил 100 килограммга кадәрге авырлыкта көрәшергә уйлаган. Артык авырлыгын “куып” йөреп, хәтта матбугат конференциясенә дә килә алмаган. Ә бит журналистлар Раилне көтте. “Манзара”дагы җиңүеннән соң әллә чынлап, әллә шаяртып әйтелгән сүзләре (анда танылган көрәшче, “Биектауда хөкемдарлар үзебезнеке булачак”, дип ычкындыра) интернет киңлекләренә таралганнан соң бигрәк тә.

– Һәр кеше ялгышырга мөмкин – чабып барган ат та абына, – ди бу уңайдан Хәлил Шәйхетдинов. – Ләкин бу очракта кызык ясауны туктатып, аларны шәхес буларак күтәрергә тырышыйк. Көрәшчеләрдән милли герой ясыйк.  

Әлеге фикер медальне икенче ягына әйләндерә: бәлки көрәшчеләрне бил алышырга гына түгел, тәрбиягә, сүзне үлчәп сөйләшергә дә өйрәтергә вакыт җиткәндер. Ә бүген Татарстанда аз да түгел, күп тә түгел 9068 кеше татар көрәше белән шөгыльләнә, ди.

– Тәрбия кирәк. Безнең чорда көндәшеңне хөрмәт итү, дигән әйбер бар иде. Бүген исә, әллә кагыйдәләрдәге үзгәрешләр шуңа этәрә микән – бөтен мөмкинлекне дә эшкә җигеп җиңүгә омтылалар. Көндәшне имгәтүдән дә курыкмыйлар. Ерткычлана барабыз, – ди министр урынбасары.

Чагыштырып, бәя бирүләр күбәеп китте әле. Ә алда иң дәрәҗәле ярышлар көтә. Хәерлегә булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading