16+

Көрәшнең киләчәге: тәнкыйтьчеләр күп, булышучы аз

Билетлар инде сатыла, диде "Манзара" премиясен оештыручылар журналистлар белән очрашуда. Татар халкын үз көрәшен акча түләп карарга кайчан өйрәтеп булыр?

Көрәшнең киләчәге: тәнкыйтьчеләр күп, булышучы аз

Билетлар инде сатыла, диде "Манзара" премиясен оештыручылар журналистлар белән очрашуда. Татар халкын үз көрәшен акча түләп карарга кайчан өйрәтеп булыр?

29 августта Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда спорт белән шоу бергә үрелеп барган көчле тамаша көтелә. Бу көнне “Манзара” спорт-музыкаль премиясе тарихта беренче тапкыр җәйге ярышларын уздыра.

Билетлар инде сатыла, диде оештыручылар журналистлар белән очрашуда. Татар халкын үз көрәшен акча түләп карарга кайчан өйрәтеп булыр? “Шәһри Казан” исеменнән “Манзара” тамашасын гамәлгә куючыларга әлеге сорауны юлладык.
– Халык һаман да Сабантуендагы кебек, элеккеге гадәт буенча – ишек тибеп, шакымыйча да керергә ниятли. Безнең хезмәтнең, көрәшчеләр бәясен алар түбән бәяли. Карарга риза, әмма көрәш үсеше өчен өлеш кертергә, кызганычка каршы, атлыгып тормыйлар. Безнең максат билет сатып акча эшләү түгел, ә шул рәвешле көрәшне үстерергә телибез. Диван критиклары күп, булышырга дигәндә берсе дә калмый, – диде бу уңайдан “Манзара” проекты җитәкчесе Айдар Шәймәрданов.

Көрәш тамашачылары килешер, Татарстан көрәш федерациясе милли көрәшкә заманча сулыш өрергә сәләтле булып чыкмады. “Манзара” барлыкка килгәнче татар көрәше бу мәсьәләдә 90нчы елларда утырып калды кебек. Һич югы теләктәшлек булса да белдерәләрме?” – дип чираттагы сорауны юлладык.
– Федерацияләрнең файдасы булмаса да, безнең эшкә зыяннары булмасын. Алдан ук бер-беребезгә комачау итмәскә сүз куештык. Безнең максат Олимпиадага керү түгел. Уйдырма чемпионнар булдырып, ике-өч көрәшчене отып, дөнья чемпионнары ясарга да теләк юк, – диде Айдар Шәймәрданов.

Сүз уңаеннан, бил алышулар 85 һәм 110 килограммга кадәрге авырлыкта бер келәмдә барачак. Тамашада Ранис Галимуллин, Нәфис Галиев, Фаяз Зарипов, Максим Степанов, Ринас Садаров, Раил Сәләхетдинов, Раил Нургалиев, Эльдар Хәмитов, Муса Галләмов, Радик Сәләхов, Булат Мусин, Айнур Сыртаев, Илшат Идиатов кебек данлыклы көрәшчеләр бил алыша. “Җиңүчеләргә акчалата приз каралган. Приз фонды сер булып калсын, һәрхәлдә җиңүчегә бүләкнең 100 мең сумнан да ким булганы юк”, – диде Айдар Шәймәрданов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading