16+

Кунак көткәндә, өеңне җыештырасың

Казанда быелның 6-17 июльләрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында төзекләндерелүче йорт һәм биналардагы эшләрне, шулай ук тирә-юньдәге корылмаларның чисталыгын махсус комиссия тикшерә башлый.

Башкаладагы 142 бина инде төзекләндерелгән. Кунакчыллык зонасына керүче тагын 163 бинада эшләр кайный.
Беренче чиратта Универсиада авылы - Оренбург тракты - Павлюхин урамы өлешендәге биналарның халәтенә игътибар бирелде. Җиңү проспектында «Восход ГАЗтехобслуживание» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять карамагындагы «автостоянка» территориясендә чисталык һәм тәртипкә игътибар җитми. Академик Парин урамындагы корылма хуҗасы - «Техногаз» җәмгыяте җитәкчелегенә дә кисәтү ясалды. Мэр Илсур Метшин шәһәр башкарма комитеты үз бина һәм корылмаларын тиешле таләпләргә туры китерергә теләмәүче ваемсыз арендаторлар белән килешүләрне озынайтмаячагын искәртте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading