16+

Кызлардан нәрсә көтәргә дә белмисең...

«Динамо-Гипронииавиапром» - Татарстанда чирәмдә хоккей уйнаучы бердәнбер кызлар командасы. Спортның бу төре белән шөгыльләнү безнең республикада 1970 елларда ук башлана.

Кызлардан нәрсә көтәргә дә белмисең...

«Динамо-Гипронииавиапром» - Татарстанда чирәмдә хоккей уйнаучы бердәнбер кызлар командасы. Спортның бу төре белән шөгыльләнү безнең республикада 1970 елларда ук башлана.

Беренчеләрдән булып студент кызлар чирәмдә алка уйнарга чыга. 90 нчы елларда финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, төркем таркала, бары ирләр командасы гына яшәп кала. Соңгы елларда чирәмдәге хоккейга зур игътибар бирелә башлады. Безнең 2012 елда тупланган кызлар төркеме елдан-ел ныгый. Быел исә Россия чемпионаты суперлигасында көмеш призга ия булдылар. Командада бүген төп 18 уенчы бар.

- Кызлар белән эшләүнең үз авырлыклары бар. Хатын-кызлар эмоциональ, нечкә күңелле. Балага узып, декрет ялына китүчеләр дә очрый. Кызлар төркеменнән нәрсә көтәргә дә белмисең, бер көнне бер төрле уйный алар, икенче көнне бөтенләй үзгәреп куялар, - ди команданың баш тренеры Сергей Чернов.
Командадагы кызларның күбесе кияүдә түгел. Ә менә халыкара классның спорт мастеры Евгения Сорокина, 8 айлык баласын әнисенә калдырып, уенга чыккан.
- Без кечкенә чакта компьютерлар модада түгел иде, шуңа кечкенәдән спортка тартылдык. Чи­рәмдәге хоккей - мавыктыр­гыч спорт төре. Бар да ошый. Спорт киемнәребез дә (кыска итәкләр), кояш кыздырганда, кәшәкәләр тотып уйнау да, - ди Евгения.

Үзбәкстан кызы Олеся Болухова исә: «Уен азарт, адреналин бирә, ә шулай да сайлау алдында калсам, гаиләне өстенрәк күрер идем», - ди.
Кызларга уйнар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Команданың табибы Диләрә Салеева әйтүенчә, уенчыларның дөрес тук­лауы, тиешенчә йоклавы мөһим. Гадәттә, уеннар вакытында имгәнүләр дә, җәрәхәтләр дә була. Тиз арада кызларны дәвалыйлар, массаж ясыйлар, яраларын бәйлиләр. Кызларның сәламәтлеге гел контрольдә. Аларга атна саен бассейн, мунча, сауна каралган. «Динамо-Гипронииавиапром» чирәмдәге хоккей төркеменең директоры Рәфис Насыйров:

- Кышын безгә җылы.Чирәмдәге хоккей җәйге спорт төре саналса да, кыш буе тренировкаларны туктатмыйбыз. Бәйрәмнәрдән соң, 2016 елгы дөнья чемпионаты супер лигасына әзерлек башланачак, - ди.

Кызлар үзләре, «еланнар оясындагы кебек яшибез», дип шаяртсалар да, дус-тату, бер гаилә кебек. Төркемдә Яңа елның үз традицияләре. Шәһәрдән читтәге йортта ял итү, шашлык кыздырудан тыш, кызлар ел саен бәйрәм алдыннан футбол уйныйлар икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading