16+

Кыш беткәнче чаңгыга бас

Татарстанда бу көннәрдә -25-28 градус салкын һава хөкем сөрә. Ләкин, бу инде Кыш бабайның соңгы шаяртулары.

Кыш беткәнче чаңгыга бас

Татарстанда бу көннәрдә -25-28 градус салкын һава хөкем сөрә. Ләкин, бу инде Кыш бабайның соңгы шаяртулары.

Тиздән түбәләрдән тамчылар тама башлаячак, чаңгыларны да чормага менгезеп куярга туры киләчәк.
Казанда 13 февральдә “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм узышлар була. Башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә профессиональ чаңгычыларны һәм спортның кышкы төрләрен яратучыларны чаңгы бәйрәмендә катнашырга чакырды.

– Спортның кышкы төрләре белән шөгелләнү өчен инфраструктура һәм чаңгы трассалары безгә шәһәрнең төрле районнарында узышлар оештыру мөмкинлеге бирә. Флагман итеп “Локомотив”ны саныйбыз, анда профессиональ чаңгы трассасы булдырылды. “Россия чаңгы юллары” узышларында профессиональ чаңгычылар да, гаиләләре белән чаңгыда йөрергә яратучылар да күпләп катнашыр дип ышанабыз, – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.

 Старт мәйданнары:
 “Локомотив” стадионы;
 Гаврилов урамында Казансу яр буе;
 Горки-Әмәт урман паркы;
 Нагорный бистәсе.
 Чаңгы ярышлары 2, 3, 5 һәм 10 чакрым аралыкта үткәрелә.

____________________________________________________________

“Локомотив” стадионында иртәнге 8.00 сәгатьтә ГТО билгесенә старт бирелә. Аннан соң трассага спортчылар чыга. Профессионаллардан соң 2 чакрым араны җитәкчеләр, ветераннар буйсындыра, ахырда- чаңгыда массакүләм йөреш  башлана.
— Тамашачылар һәм җанатарлар өчен мәдәни программа, спорт бәйгеләре, итек киеп хоккей турниры оештырыла, - диде Альберт Салихов.
 
Үзәк стадионда 12 февральгә кадәр 9.00-17.00 сәгатьләрдә старт комплекты бирелә. Теркәлү өчен шәхесне раслаучы документ һәм табиптан чаңгы узышларында катнашу рөхсәт белешмәсе кирәк. 13 февральдә “Россия чаңгы юллары” узышлары мәйданнарында да теркәлергә һәм старт комплекты алырга мөмкин.

Җиңгән һәм алдынгы урыннарны яулаган кешеләргә Россия Федерациясе Спорт министрлыгының кубоклары, медальләре һәм дипломнары, шулай ук чаңгы узышлары иганәчеләренең бүләкләре тапшырылачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading