16+

Легендар Бьорндален Сочидан соң зур спорттан китәргә җыена

Сочи Олимпиадасы легендар Уле-Эйнар Бьорндален карьерасында профессиональ дәрәҗәдәге ахыргы старт булырга мөмкин. Норвегия биатлончысы күптән түгел узган әңгәмәләренең берсендә 2014 елгы Олимпия уеннарыннан соң зур спорттан китәчәген хәбәр итте. Шуңа күрә 39 яшьлек спортчы өчен бу уеннарда мөмкин кадәр югары нәтиҗәләр күрсәтүгә стимул башкаларга караганда берничә тапкыр артыграк булачагына шикләнмибез....

Сочи Олимпиадасы легендар Уле-Эйнар Бьорндален карьерасында профессиональ дәрәҗәдәге ахыргы старт булырга мөмкин. Норвегия биатлончысы күптән түгел узган әңгәмәләренең берсендә 2014 елгы Олимпия уеннарыннан соң зур спорттан китәчәген хәбәр итте. Шуңа күрә 39 яшьлек спортчы өчен бу уеннарда мөмкин кадәр югары нәтиҗәләр күрсәтүгә стимул башкаларга караганда берничә тапкыр артыграк булачагына шикләнмибез.
«Бу карар миңа җиңел генә бирелмәде. Миңа команда составында булу, ярышларда катнашу бик ошаса да, күнекмәләрнең елдан-ел авыррак бирелүен танырга кирәк. Шуңа да үз-үземә, «җитәр инде», дип әйтергә вакыт икәнен аңлыйм. Соңгы сезонны лаеклы тәмамларга кирәк дип саныйм. Сочи Олимпиадасына яхшы форма булдырып, карьерамны югары ноктада тәмамларга тырышачакмын», - ди ул.
Дөнья биатлоны тарихында «бөек һәм җиңелмәс» тәхәллүсен алган Бьорндален кебек титуллысы башка юк. Ул 6 тапкыр Олимпия, 19 тапкыр дөнья чемпионы. Боларга өстәп, легендар спортчы 6 тапкыр Дөнья кубогының гомуми зачетында җиңүгә иреште. Бьорндален спорт сөючеләргә чаңгы ярышларындагы җиңүләре аша да яхшы таныш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading