16+

Лилия Низамова: «Тәүлекнең ун сәгате суда үтә»

Бу ялларда чемпионатның иң матур, тамашачы күңелен иң дулкынландырган синхрон йөзү буенча ярышлар тәмамланды. Соңгы көндә дә безнең кызлар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Алар тугыз алтын медальдән сигезне алып, чемпионат тарихында иң көчле команда булып истә калды. Җиңүче кызларга зур кубок тапшырдылар. Ярыштан соңгы хис-кичерешләре белән Чаллы кызы, Россиянең өч...

Бу ялларда чемпионатның иң матур, тамашачы күңелен иң дулкынландырган синхрон йөзү буенча ярышлар тәмамланды. Соңгы көндә дә безнең кызлар югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Алар тугыз алтын медальдән сигезне алып, чемпионат тарихында иң көчле команда булып истә калды. Җиңүче кызларга зур кубок тапшырдылар. Ярыштан соңгы хис-кичерешләре белән Чаллы кызы, Россиянең өч тапкыр дөнья чемпионы Лилия Низамова уртаклашты.
- Соңгы көнне чыгыш ясарга яңгыр комачауламадымы?
- Без үзебез дә суда булгач, бер дә авыр булмады. Башта, киресенчә, кызык иде, соңыннан гына бераз туңдырды.
- Син озак вакыт запаста булдың, ә хәзер чыгыш ясыйсың. Ул вакытта һәм хәзер кичергән хисләр бер үкме?
- Запаста булганда да бик дулкынландыра. Син трибуна артында утырсаң да, командаң өчен борчыласың. Анда инде үзең дә берни эшли алмыйсың, бары командаңа ышанып, алар өчен җан атасы гына кала. Бу да бик авыр.
- Ярыш алдыннан көнең ничек үтте?
- Ярышлар алдыннан рәхәтләнеп йокладык, иртәнге тугызда гына тордык. Ул көнне, чын мәгънәсендә, кәеф күтәренке иде, чөнки, ниһаять, йокы туйдырдык. Моңарчы тренировкага бассейнга эләгер өчен 5.30да тора идек.
Иртәнге ашны иркенләп ашаганнан соң, тренировкага тотындык. Ярыш буласы сәгатьнең җиткәнен сизми дә калдык.
- Син төбәктә әзерләнеп, Россия җыелмасына турыдан-туры эләккән беренче спортчы. Элеккеге тренировкаларың белән хәзергеләре аерыламы?
- Әлбәттә, аерыла. Хәзер тренировкаларга инде күбрәк вакыт сарыф ителә. Көненә 10-11 сәгать. Ә төбәктә тренировкага максимум 6 сәгать вакыт китә иде. Бу зур спорт өчен бик аз вакыт.
- Фигураны саклау өчен махсус диета тотасызмы?
- Безнең тренировкага шулкадәр күп вакыт үтә, шуңа да үземә җаным ни тели, шуны ашарга рөхсәт итәм. Татар милли ризыкларыннан чәк-чәк белән кыстыбыйны яратам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading