16+

Әлмәтлеләргә янә тиңнәр юк. Чистай - дүртенче!

Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча Федерация Кубогына ярышлар тәмамланды. Командалар беренчелегендә беренче урынга Әлмәт командасы күтәрелде.

Әлмәтлеләргә янә тиңнәр юк. Чистай - дүртенче!

Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда көрәш буенча Федерация Кубогына ярышлар тәмамланды. Командалар беренчелегендә беренче урынга Әлмәт командасы күтәрелде.

Командалар беренчелегендә Әлмәт көрәшчеләре мактау пьедесталының иң югары баскычына менеп урнашты. Икенче урында - Кукмара, өченчедә - Теләче командалары. Илнар Закиров җыйган Чистай командасы - дүртенче урында. Лаеш - бишенче урында. Шәхси беренчелектә исә түбәндәге көрәшчеләр җиңү яулады.

65 кг.: 1) Раббани Нургалиев (Актаныш), 2) Искәндәр Мортазин (Әлмәт), 3) Илдар Халяфутдинов (Чирмешән) һәм Динар Фәттахов (Кукмара)

75 кг.: 1) Динар Кәримуллин (Лаеш), 2) Илназ Рамазанов (Тукай), 3) Булат Юнысов (Биектау) һәм Ислам Фәлахов (Алабуга)

85 кг.: 1) Ренас Кәлимуллин (Теләче), 2) Айрат Сәмигуллин (Әлмәт), 3) Нәфис Галиев (Кукмара) һәм Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

105 кг.: 1) Раил Нургалиев (Теләче), 2) Айнур Сыртаев (Чистай), 3) Рәдис Сәмигуллин (Балтач) һәм Айдар Алтынбаев (Әлмәт)

130 кг: 1) Радик Сәлахов (Әлмәт), 2) Валерий Рәфыйков (Актаныш), 3) Руслан Газизуллин (Лаеш) һәм Лениз Абдуллин (Идел буе районы).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading