16+

«Локомотив» Вуйтекның төшләренә керә

Пан Вуйтек кабат Ярославльгә килде. Юк, кайчандыр «Локомотив» белән ике тапкыр алтын медальләр яулаган тренерның бирегә әйләнеп кайтуы түгел бу. Вуйтек хәзер Словакия җыелма командасының баш остазы. Ул Ярославльгә Европа хоккей чакыруы матчларын уздырырга килгән иде. Күңелендә матур хатирәләр белән генә сакланган Ярославльгә сәфәрләр хәзер пан Вуйтекка бик җиңел бирелми....

Пан Вуйтек кабат Ярославльгә килде. Юк, кайчандыр «Локомотив» белән ике тапкыр алтын медальләр яулаган тренерның бирегә әйләнеп кайтуы түгел бу. Вуйтек хәзер Словакия җыелма командасының баш остазы. Ул Ярославльгә Европа хоккей чакыруы матчларын уздырырга килгән иде. Күңелендә матур хатирәләр белән генә сакланган Ярославльгә сәфәрләр хәзер пан Вуйтекка бик җиңел бирелми. «Ярославльне икенче йортым дип саныйм, аны һәрвакыт яраттым. Ләкин «Локомотив» фаҗигасеннән соң бирегә мин авыр хисләр белән киләм. Ул вакыйгадан соң шактый вакыт та узды, тик егетләр һаман минем төшләремә керә. Аларның кайберләрен мин 11 ел белә идем бит. Мин, өнемдәге кебек, Як-42гә утырып матчларга очканыбызны төштә күрәм. Салон буйлап барам икән - аларның кайсыдыр карта уйный, кайсылары газета укый... Үзләре «Сәлам, Владимир!» - дип елмаялар, һәм шул вакытта мин уянып китәм...»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading