16+

«Максатыбыз – олимпия чемпионнары тәрбияләү»

Барлык көрәш төрләрен бер спорт комплексына сыйдырып буламы? Була! Аларның һәрберсенә бердәй тигез караш булдыру мөмкинме? Мөмкин, диярсез.

«Максатыбыз – олимпия чемпионнары тәрбияләү»

Барлык көрәш төрләрен бер спорт комплексына сыйдырып буламы? Була! Аларның һәрберсенә бердәй тигез караш булдыру мөмкинме? Мөмкин, диярсез.

Шул ук вакытта төп максат чемпионнар әзерләү белән беррәттән, массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелә аламы? Киле­шәсездер – кыенрак! Казанда урнашкан һәм республикада көрәш төрләренең мәркәзенә әйләнгән «Ак Барс» көрәш сарае, менә шул кыенлыкны җиңеп, максатларына ирешеп килә. Октябрьдә 10 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыену­чы көрәш сараеның директоры, Татар­станның атказанган физик культура хез­мәткәре Айрат ГАЙНЕТДИНОВ бе­лән очрашып, чемпионнар әзерләү һәм яшьләрне көрәшкә тартуның сере белән танышабыз.

– Айрат Фәрхетдинович, сүзне үзебезнең милли спорт төре – татар көрәшеннән башлыйк әле. «Ак Барс» көрәш сараена иң зур уңышны нәкъ менә татар көрәше китерде кебек?
– Үткәнгә бераз күз салыйк әле: татар көрәше тарихында Казанның Яңа Савин районы көрәшчеләренең дә лаеклы урыны бар. Әмма шул ук вакытта билгеле бер чорда көрәшнең район тарафыннан игътибарсыз калуын да яшереп булмый. Шундый вазгыять хөкем сөргән вакытта районда көрәш сарае төзелү милли спорт төренең җанланып китүенә этәргеч булды. Шушы дистә ел эчендә безнең ир-егетләр командасы да, яшьләр дә Татарстан чемпионатында җиңү яуларга иреште. Көрәшчеләребез арасында Дөнья кубогын откан, Татарстан, Россия һәм Дөнья чемпионы булган егетләребез дә бар.
 

 

– Шулай да максат барлык төр көрәшләрне берләштерү белән бәйледер? Һич югы шуңа омтылу булыр­га тиештер?
– Асылда, бу шулай да. Казан һәм республиканың иң төп спорт объектларының берсенә әйләнә алуыбыз да ун ел дәвамында шул максатларның чынга ашырылып килүенә бәйле. Спорт сараеның алдан билгеләнүе – көнчыгыш, милли һәм олимпия көрәш төрләрен үстерү, аларда югары күрсәткечләргә ирешү, үсеп килүче буынны спортка тарту. Кычкырып йөрмәсәк тә, олимпия чемпионнары тәрбияләү турында да хыялланабыз. Әлбәттә, моның өчен беренче чиратта массакүләм спортны үстерү, киң җәелдерү кирәк иде.
 

 

– Бала-чага командалы спорт төрләренә, барыннан да бигрәк футбол һәм хоккейга тартылганда, моңа ирешеп буламы соң?
– Аллага шөкер, көрәш төрләренә тартылучы балалар да җитәрлек. Яшерен-батырын түгел, һәр әти-­әни баласын хоккей ише секцияләргә йөртә дә алмаска мөмкин. Чөнки чыгымнарын да күтәрергә кирәк. Көрәш түгәрәкләрен карасак, арада аз керемле гаиләдә үскән балалар күпчелекне тәшкил итә. Моның үз өстенлекләре бар: андыйлар эш сөючән булулары белән аерылып тора. Шуңа да көрәшчеләр, югары үрләр яулар өчен, авырлыклар каршында да туктап калмыйлар.
Бүген безнең «Ак Барс» көрәш сарае көрәш төрләре буенча спорт мәктәбен үз эченә ала. Анда Казаннан 500ләп бала бушка шөгыльләнә ала дигән сүз. Шулай ук көрәш төрләре буенча клуб та эшләп килә. Анда дзюдо, грек-рим көрәше, билбау көрәше, көрәш, самбо, ирекле көрәш кебек төрләр белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Күнегүләрне халыкара класслы спорт осталары, Россия, Европа һәм ­Дөнья чемпионнары үткәрә. Шунысы мөһим – клубта шөгыльләнгән балалар спорт комплексы хисабына җыен­нарда һәм төрле дәрәҗә ярыш­ларда катнаша.
– Нәтиҗәләр ясау өчен 10 ел аз вакыт түгел – нинди уңышлар белән сөенә аласыз?
– Бездә көрәш төрләре буенча 28 спорт остасы, спорт остасына 20 кандидат тәрбияләнгән. Шәкертләребез арасында 5 Дөнья һәм 10 Россия чемпионы бар. Шушы еллар эчендә бездә шәһәр, республика, Россия һәм дөнья масштабындагы 500дән артык чара узды. Тагын бер уңышыбыз – 2016 елда Татарстанның Спорт министрлыгы безнең комплексны «Иң яхшы спорт корылмасы» дип таныды. Көрәш сарае – тулысынча үз мөмкинлекләре белән көн күрә торган Россиядә бердәнбер спорт объекты.
– Максатларыгыз рәтендә олимпия чемпионнарын тәрбияләү бурычын да әйттегез. Зур үрләргә күтәрелгәндә, башка мәшәкатьләр онытылмасмы? Әйтик, массакүләм спортны үстерү...
– Без шәһәрнең «Сәламәтлек бишьеллыгы» социаль программасында актив катнаштык. Алар өлкән яшьтәгеләрне спортка тартуга юнәлдерелгән иде. Димәк, массакүләм спортны үстерү дә дигән сүз. Рес­публикада, Казанда һәм без урнашкан Яңа Савин районында массакүләм спорт үсеше өчен күп эшләр башкарылуы бәхәссез. Спорт объектлары да төзелә, йорт яннарында инфраструктура яңара, паркларда мөмкинлекләр арта... Сүз дә юк, башкарасы эшләр күп әле. Шәхсән үзем шәһәр халкының яшенә, әзерлек дәрәҗәсенә карамыйча, аларга спорт белән шөгыльләнерлек мөмкинлекләр тудыру яклы. Төрле яшьтәге кешеләрне спортка җәлеп итәрлек программалар эшләргә кирәк, дип саныйм.
– Халыкның үзендә дә активлык җитмидер бәлки. Үзегез әйтмешли, спорт корылмалары, ишегалларында мәйданчыклар бар – массакүләм спорт өчен мөмкинлекләр җитәрлек түгелме соң?
– Мөмкинлекләр бар, әмма массакүләм спортны үстерү өчен аларны системалы рәвештә файдалану җитми. Әле безнең ишегалларындагы мәйданчыклар да буш тора, мәктәп һәм башка уку йортлары янындагы мәйданчыклар, спорт заллары кичләрен файдаланылмый. Физкультура-спорт хезмәтләре төрле яшьтәгеләр өчен файдалана алырлык булырга тиеш. Тагын бер кулдан ычкындырган әйбер – студентлар спорты. Ул бездә юк дәрәҗәсендә. Укучы спорт мәктәбен тәмамлый, 17-18 яшькә җитә һәм инде профессиональ үсешкә җиткән көрәшче белән бил алыша. Студентлар спортын үстерә алсак, массакүләм спорт та алга китәр иде. Әлеге юнәлешнең әһәмияте бик зур: студентлар спортын үстереп, югары күрсәткечләргә юл ачыла, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт мәдәниятенең кыйммәтләре киңрәк тарала.
 

 

– Спорт мәктәпләре димәктән, көрәш сараенда балалар белән эшләргә яшь тренерлар җәлеп итеп буламы?
– Менә монысы да урынлы кузгатылган сорау. Бүген яшь белгечләргә гаять авыр. Бүген спорт академия­се бер дигән тренерлар әзерләп чыгара, ләкин аларны ничек эшкә тартырга? Алар массакүләм спортны үстерергә дә әзер, теләкләре дә көчле, эшкә дәртләре ташып тора. Иң мөһиме – алар балаларның кумиры! Әмма шәкертләре яхшы күрсәткечләргә ирешми торып, аларга өстәмә түләүләр каралмаган. Шуңа да аларның хезмәт хакы тәҗрибәле тренерларныкыннан күпкә азрак булачак. Шуны истә тотып, балалар спортын үстерү өчен, мәктәпләрдә спорт-техник базасын яхшырту белән беррәттән, тренерларын да кайгыртырга вакыт җитте, дип саныйм. Аларны ниндидер грантлар, өстәмә түләүләр белән җәлеп итмәсәк, спорт мәктәпләренә яшьләрне тартуы кыен булачак.
– Баланы спортчы итәсе килү теләге мөмкинлекләргә барып тоташа. Бу уңайдан аз керемле гаиләләрне кайгыртып, көрәш сараена бәлки социаль программаларны эшкә җигәргә кирәктер?
– Бездә андый мөмкинлекләр һәрвакыт булды. Әйтик, әтисез йә әнисез балалар, аз керемгә ия гаиләдә тәрбияләнүчеләр бездә бушка шөгыльләнә. Ишле гаиләдәгеләр өчен дә төрле мөмкинлекләр булдырабыз. Ишекләребез һәркемгә ачык.
– Беренче олимпия чемпионнарын котларга кайчан килербез инде?
– Иң беренче чиратта масса­күләм спортны тиешле дәрәҗәгә җиткерик әле. Шул вакытта нә­тиҗәләр үзеннән-үзе киләчәк. Федерацияләр һәм Спорт министрлыгы белән кулга-кул тотынышып эшләгән очракта, билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading