Реклама
Лиссабон «Спортинг»ы ярымсакчысы 29 яшьлек Марат Измайлов өчен быелгы сезон уңышлы булды. Команда Европа Лигасының ярымфиналына чыкты. Шулай да Маратның иң зур хыялы - кабат Россия җыелма командасы составына керү. Күптән түгел «Спорт-Экспресс» басмасына биргән интервьюсында үзе моны кистереп әйтмәсә дә, тел төбеннән шул аңлашыла. Әңгәмәнең кызыклы урыннарын «ШК» укучылары...
- Россия чемпионаты уеннарын күзәтеп барасызмы?
- Түләүле канал буенча хәзер Португалиядә дә Россия футболы матчларын трансляцияли башладылар. Кызганыч, бик теләсәм дә, һәрвакыт карап бара алмыйм.
- Россия чемпионатында Бруну Алвеш, Данни, Жозе Коусейру уйнаганга күрсәтә башладылармы әллә?
- Бәлки.
- Соңгы вакытларда Россия җыелма командасы штабыннан элемтәгә чыкканнары булдымы?
- Юк.
- Күптән түгел УЕФАның рәсми сайтына биргән әңгәмәгездә быел узачак Европа чемпионатында катнашырга теләгегез булуын җиткергән идегез...
- Ил җыелма командасы данын яклап, дөнья һәм Европа чемпионатлары кебек мәртәбәле турнирларда катнашу - һәр футболчының балачактан ук килә торган хыялы. Мин дә моннан чыгарылма була алмыйм.
- Сез бүген моны тормышка ашарлык хыял дип саныйсызмы?
- Алда нәрсә буласын белмим, бу хакта уйламаска тырышам. Бары уйныйм.
- Әгәр сезне ил җыелма командасына чакырмасалар, Европа беренчелегенә турист буларак уеннарны күзләр өчен генә булса да барыр идегезме?
- Еврога җанатар буларак кына барасым килми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз