16+

Марат Әхмәдиев: "Татар көрәше — Сабантуйның йөзек кашы"

Көрәш буенча спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Марат Әхмәдиев татар көрәше Сабан туеның йөзек кашы булуын әйтте.

Марат Әхмәдиев: "Татар көрәше — Сабантуйның йөзек кашы"

Көрәш буенча спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Марат Әхмәдиев татар көрәше Сабан туеның йөзек кашы булуын әйтте.

Бу хакта "Татар-информ" яза.

«Көрәш - безнең Сабантуйның төп элементларының берсе. Бүгенге көндә көрәш нык үсеш алды. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Республика көрәш федерациясе уңышлы гына эшләп килә. Россия чемпионатлары, халыкара турнирлар күпләп уза. Шулай ук дөнья һәм Европа чемпионатлары да үткәрелде. Татар көрәше — Сабантуйның йөзек кашы», — дип белдерде Марат Әхмәдиев.

Республикада көчле көрәшчеләр әзерләүләрен да ассызыклап үтте тренер. «Чит илләрдә дә сабантуйлар үткәрелә башлады. Көчле көрәшчеләр үсеп чыкты. Шушы сабантуй мәйданыннан үсеп чыккан данлыклы көрәшчеләребез дә бар. Алар төрле ярышларда катнашып, зур уңышларга ирешәләр», — диде Марат Әхмәдиев.

Хәбәр иткәнебезчә, бүгенге Сабантуйның баш батыры булып Булат Мусин танылды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading