16+

Марат Әхмәтов: "Көрәш булгач, җиңүче дә, җиңелүче дә булырга тиеш"

Бүген Казанның “Ак барс” көрәш сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе башланды. 59нчы тапкыр үткәрелүче быелгы турнирда барлыгы 370 көрәшче бил алышачак.

Марат Әхмәтов: "Көрәш булгач, җиңүче дә, җиңелүче дә булырга тиеш"

Бүген Казанның “Ак барс” көрәш сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе башланды. 59нчы тапкыр үткәрелүче быелгы турнирда барлыгы 370 көрәшче бил алышачак.

Турнир алдыннан көрәш сараенда К.Тинчурин театры артистлары сәхнәләштергән сәхнә әсәре тәкъдим ителде. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлил образы гәүдәләндерелде. Аннары ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов көрәшчеләрне һәм килгән кунакларны сәламләде.

“Һәрберебез сагынып көтеп алган милли көрәшнең иң дәрәҗәле бәйгесе бу. Аны бик күп көрәшчеләребез – бүгенгеләре дә, үткәннәре дә сагынып көтеп ала. Легендар егетләребез милләтебезнең йөзен, көрәш характерын күрсәтә. Көрәш булгач, җиңүче дә, җиңелүче дә булырга тиеш. Шуңа күрә бернинди үпкә дә юк. Бүгенге келәмдә бил алышучы көрәшчеләр – барысы да батырлар. Аларның һәрберсе милләт җанлы, илебез өчен ихлас күңелдән фидакарьләрчә яши һәм эшли торган егетләребез. Милләтебезнең киләчәге нәкъ шушы егетләрдә”, - диде Марат Әхмәтов. 

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов үзе дә 1991 елда әлеге турнирда катнашып җиңү яулаган. “Ул вакытта да, хәзер дә көрәш бик кискен бара. Бинага килеп керүгә, көчле рух сизелә. 46 команда һәм 370 көрәшче бил алыша. Һәр районның батыры үз районының данын яклап көрәшә. Мондый көрәш булганда, республикабызның киләчәге якты һәм матур булыр”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Киләсе елга турнир 60нчы тапкыр оештырылачак. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сүзләренчә, юбилейга әзерлек эшләре быел ук башланачак. “Тарихи материалларны, фотосурәтләрне, гомумән, көрәшнең тарихын барлыйбыз. Альманах рәвешендәге китап чыгарырга һәм турнирны тагын да масштаблырак уздырырга ниятлибез”, - диде ул. 

М.Җәлил истәлегенә узачак көрәш бәйгесендә беренче урынга ия булучыларга – 50, икенче урын ияләренә – 40, өченче урын алучыларга 30 мең сум акчалата бүләк тапшырылачак. Моннан тыш, 200 сумга билет алып кергән тамашачылар арасында лотерея уйнатылачак. Бүләкләр – саллы, телевизор, суыткыч кебек көнкүреш техникасы һәм башкалар.

Сүз уңаеннан, беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан булган. Аннан соң күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистайга ук барып җиткән. Бу ярышны чаллылар – 9, әлмәтлеләр – 7, түбәнкамалылар 5 тапкыр откан. Рекорд исә Балтачта. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңү яулаган.

Анна Арахамия фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading