16+

"Машина бирә күрмәсеннәр, дидем! Зур бүләкләр көрәшнең тәмен бетерә..."

“Татмедиа” җәмгыяте оешуга 15 ел тулу уңаеннан уздырылган журналистларның тәүге Сабан туенда баш батыр булып калу шатлыгыннан соң хисләр кабат үз йөгәненә җигелеп маташа бугай. Хезмәттәшләр сорауларга күмде дә соң ул көнне. Шулай да батырга бирәсе килгән сорауларым калды. Үпкәләүче табылмас, батырның күңел кылларын тарткалап карыйм әле.

"Машина бирә күрмәсеннәр, дидем! Зур бүләкләр көрәшнең тәмен бетерә..."

“Татмедиа” җәмгыяте оешуга 15 ел тулу уңаеннан уздырылган журналистларның тәүге Сабан туенда баш батыр булып калу шатлыгыннан соң хисләр кабат үз йөгәненә җигелеп маташа бугай. Хезмәттәшләр сорауларга күмде дә соң ул көнне. Шулай да батырга бирәсе килгән сорауларым калды. Үпкәләүче табылмас, батырның күңел кылларын тарткалап карыйм әле.

– Ай-яй җиңел дә алып салдың кебек көндәшеңне. Үзе сиңа караганда гәүдәле. Әллә көрәшә белми торган егет идеме соң ул?
– Келәмгә чыгарга көч тапкан һәр көрәшче – җиңүче. Сабантуйда 600ләп кеше катнашты, диделәр бит әле. Шулар арасыннан унлабы гына көрәшкә язылды. Менә алар – җиңүчеләр. Үз-үзләрен җиңүчеләр. Ә көндәшкә килгәндә, көрәшә белү-белмәвенә бәя бирәсем килми. Финалга кадәр ике көндәшен “чистага” сыртына салган икән, димәк келәмгә “күктән” төшмәгән.

– Батыр асты калган егетнең җиңелгәч кәефе кырылды алай да. Хәтта сине чөючеләр арасында да юк иде кебек...
– Димәк, җиңәргә ышаныч белән чыккан! Монысы һәр көрәшчене бизи торган әйбер. Ә батырны чөюдә катнашмау, киресенчә, безнең татар көрәшенә хас түгел. Бәлки көндәшем бу хакта белеп бетермидер. Аңа гына түгел, башка көрәшчеләр колагына да киңәш булсын – татар көрәшендә җиңелгәннән соң тешне кысып булса да көндәшеңә кул бирә белергә, аны чөючеләр арасында булырга кирәк.

– Көрәштә хәзер зур бүләкләр бирү гадәткә керде. Машина көтмәгән идеңме?
– Бирә күрмәсеннәр, дидем! Зур бүләкләр көрәшнең тәмен бетерә. Без гади журналистлар машиналык акчаны ике-өч ел эшлибез бит. Ә монда ике еллык хезмәт куелмады. Җиңүгә куйган тырышлыгым – тәкә бәясе.

– Финалдагы алышны социаль челтәрләргә куеп: “Хозурланам, карап туймыйм”, – дип язучылар да булды.
– Келәм читендә сөйләшү булмаган, ихлас көрәшләрне, дөрестән дә, карап туеп булмый. Үзем дә көн саен карыйм әле ул видеоларны.

– Җиңү хисләре яңара, димәк?
– Батыр калу хисен ни белән дә чагыштыра алмыйм. Туйдагы кәләш кебек дисәм дә инде... Анда да бит туй гөрли: ашарга-эчәргә җитәрлек, күңел ачу өчен барысы да оештырылган, ә бөтен кешенең игътибары – кәләштә. Сабантуенда да шулай. Хәтта мәйданга бара алмаган кеше дә батырның кем булуы белән кызыксына.

– Журналистлар арасында кабат Сабан туе оештырылса?..
– Мин батырның алышынып торуы яклы. Әмма ясалма рәвештә түгел. Минем әлеге уңышым көндәшләремне дә җиңүгә канатландырса иде, дим. Чөнки бу алышка ничек әзерләнгәнемне үзем генә беләм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    2-3 елда машина алырлык булгач эллэ журналист буласы инде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец Фэрит!! Без сина ышанган идек!!????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Өч елда машина алуны нәрсә дип белдегез? Аена 25 мең сум акча алган кеше дә өч елга 900 мең сум хезмәт хакы эшли дигән сүз! Менә сиңа машина!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          журналист булып машинаны 3 ел көткәнче җырлап карагыз, ярты елда алырсыз)))

          • аватар Без имени

            0

            0

            Рэхмэт кинэшегезгэ, 25 мен алучы семьялы да булса, аларны кем ашата,тулэулэрен кем тули икэн, ул машинага жыйгач

            Мөһим

            loading