16+

Мәхәббәт боздан да башлана ала

«Россия» каналында моннан берничә еллар элек зур уңыш белән барган «Танцы на льду» («Боздагы биюләр») телепроекты боздагы парлар арасында гаилә парлары туу белән дә хәтердә калды. Танылган фигурист Марина Анисина белән актер Никита Джигурданың мәхәббәт тарихлары да нәкъ шунда языла башлаган иде. Әлеге «йолдызлы» гаилә хакында күп язылып, күп сөйләнеп...

Мәхәббәт боздан да башлана ала

«Россия» каналында моннан берничә еллар элек зур уңыш белән барган «Танцы на льду» («Боздагы биюләр») телепроекты боздагы парлар арасында гаилә парлары туу белән дә хәтердә калды. Танылган фигурист Марина Анисина белән актер Никита Джигурданың мәхәббәт тарихлары да нәкъ шунда языла башлаган иде. Әлеге «йолдызлы» гаилә хакында күп язылып, күп сөйләнеп...

Михаил Зеленский исеме «Россия» һәм «Россия24» каналларын караучыларга яхшы таныш. Ә фигурист Елена Грушинаның Руслан Гончаров белән бергә озак еллар Украина җыелма командасы данын яклавын беләбез. Алар - бию парлары дисциплинасында Турин Олимпиадасының бронза призерлары. Бозда гына түгел, тормышта да кайчандыр матур парлар иде алар.
Әмма чынбарлык боздагы романтикадан күпкә кырысрак. Профессиональ спорттан киткәч, төрле шоуларда бергәләп чыгыш ясасалар да, Грушина - Гончаров гаиләсе таркалды.
Елена белән Михаил «Россия» каналы проектында очрашканда, икесенең дә беренче гаиләләреннән аерылган авыр чагы була. Зеленский беренче очрашуларын болай хәтердә яңарта:
«Без беренче тапкыр грим бүлмәсендә очраштык. Лена шоуда катнашырга дип махсус Америкадан килде. Ул вакытта әле проектта катнашачак парлар формалашмаган иде. Соңгы минутка кадәр моны продюсерлар сер итеп саклады: ни Лена, ни мин кем белән биисебезне белмәдек. Минем максат аның күңелен яулау түгел иде. Шоу вакытында күп идеяләр белән ярдәм иттем. Бозда сальто ясарга теләгәч, тренерыбыз Игорь Бобрин моңа каршы чыкты. Ничек инде профессиональ спортчы булмаган кешегә мондый куркыныч алымны рөхсәт итәсең ди? Әмма Лена миңа ышаныч белдерде. Аның миңа тулысынча ышануын күргәннән соң, бу ышанычны акларга теләк туды».
Елена: «Миша бик тә гаилә җанлы, кайгыртучан кеше. Бу аның һәрвакыт чәчәкләр яки бүләкләр алып кайтуында гына чагылмый. Тапшырулары беткәч, юлдан өйгә кайтып җиткәнче алып кайтырга кирәкле әйберләрне сорап гел шалтырата. Вакыты булганда, өй эшләрендә бик теләп булыша. Кичке ашны да әзерләргә мөмкин. Икенче яктан ул бик уйлап эш итүчән, конфликтлы хәлләр туганда һәрвакыт килешүгә ирешү юлларын таба. Ул гаиләдә һәрвакыт баш, ләкин бар карарны минем белән киңәшеп кабул итә».
Михаил: «Без Лена белән беренче гаиләләребез белән бәйле тарихны лаеклы тәмамлый алдык. Бүгенге гаиләмдә Ленаның мине үзгәртергә тырышмавы бик мөһим. Ничек бар, мине шулай кабул итә белә ул. Иң мөһиме: бер-берең белән кызыксыну һәм ихтирам булу дип саныйм».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading