16+

Миңгәрдә узган көрәш ярышларында Россия җыелмасы ничек чыгыш ясады?

Миңгәр Сабан туенда быел көрәш буенча дөнья чемпионаты гына түгел, яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Татарстанлылар - барысында да диярлек беренче. Җиңүчеләр белән таныштырабыз.

2004-2005 еллара туган яшьләр арасында Татарстан спортчылары түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте:

55 кг.: Миннегалиев Илфат - 1 урын
60 кг.: Раджабов Рубин - 1 урын
65 кг: Садриев Данис - 1 урын

70 кг.: Зиннатуллин Даил - 1 урын
75 кг: Шәмсиев Илназ - 1 урын
80 кг: Муратов Данияр - 1 урын
85 кг: Хәйруллин Инсаф - 3 урын
110 кг: Семкичев Румиль - 1 урын.

Комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасына бөтенләй тиңнәр табылмады. Менә алар чемпионнар: Шамил Чевик, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Илшат Фазылҗанов, Рушан Ильясов, Фаяз Зарипов, Илдар Моратов, Фирдүс Зәйннулин.

Көрәш буенча дөнья чемпионатында да Россия җыелмасы - беренче. Бары тик Әзәрбәйҗан данын яклаган Турал Азимов кына 130 кг.нан авыррак үлчәүдә беренче урынны яулады. Калганнарында алтын - россиялеләрдә. Җиңүчеләр: Алексей Абрамов, Илназ Минмулин, Разил Шабиев, Артур Зөлкәрнәев, Ренас Кәлимуллин, Раил Сәлахетдинов, Илмир Төхвәтуллин, Айнур Сыртаев, Радик Сәлахов, Турал Азимов. Абсолют җиңүче - Радик Сәлахов.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading