16+

Милли ризыкларга өстенлек биреләчәк

Универсиада вакытында 1600 пешекче көн саен 800 төрле ризык әзерләячәк.

Милли ризыкларга өстенлек биреләчәк

Универсиада вакытында 1600 пешекче көн саен 800 төрле ризык әзерләячәк.

Универсиаданың баш пешекчесе Игорь Фельдман матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, Универсиада вакытында ашлар әзерләгәндә җирле продуктларга өстенлек бирергә ниятли. Дөрес, ул, Татарстанда җитештерелгән сыер ите тәме буенча халыкара таләпләргә туры килми, шуңа күрә итне Аргентинадан кайтартырга кирәк булачак, дип белдерде. Шулай ук күп кенә ингредиентлар чит илдән сатып алыначак.
Универсиадада катнашучыларга һәм кунакларга Европа, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш һ.б. халык ашлары тәкъдим ителәчәк. Спортчыларны төрле илләрдә яшәүчеләр өстенлек биргән ризыклар белән сыйлаячаклар. Баш пешекче Универсиада вакытында Казанда өйдә әзерләнә торган ризыклар җитештерүче эре предприятие белән ныклы хезмәттәшлекне кулинария планына керткән. Милли ашлар менюда аерым урын алачак. Хәләл стандартлары буенча әзерләнгән ризыклар да киң кулланылачак.
Игорь Фельдман фикеренә караганда, Уеннар ачылган көн иң катлаулысы булачак, чөнки ул көнне 12 мең спортчыны ашатырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading