16+

Миңназыйм Сәфәров: «Эмансипация хатын-кызларны ирләр белән көрәшергә этәрәдер инде ул – мин мондый әйбергә каршы»

Бүген Зәй шәһәрендә каһарман шагырь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан гамәлгә куелган 54нче милли көрәш бәйгесе башланды.

Миңназыйм Сәфәров: «Эмансипация хатын-кызларны ирләр белән көрәшергә этәрәдер инде ул – мин мондый әйбергә каршы»

Бүген Зәй шәһәрендә каһарман шагырь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан гамәлгә куелган 54нче милли көрәш бәйгесе башланды.

Бу уңайдан кайчандыр келәмдә бил алышкан Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, "Ак Барс" көрәш сарае директорының беренче урынбасары, Татарстанның атказанган тренеры Фәрит Шәйхетдинов та үзләренең спортта алган җәрәхәтләре, җиңүләре һәм җиңелүләре турында искә төшерде.

Турнир ике көн дәвам итәчәк. Анда Россия төбәкләреннән 500гә якын иң көчле спортчы катнаша. Араларында Ренас Кәлимуллин, Раиль Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, Рамиль Синякаев, Азат Нурмөхәммәтов, Эльдар Хәмитов кебек батырларыбыз да бар.



Турнир Зәйдә икенче тапкыр оештырла. Әлеге мәйдан очраклы гына сайланмады. Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, биредә бүген спортның "перезагрузка"сы башланды. 1997 елда ул үзе дә монда бил алышкан. Муса Җәлил турниры көтелмәгән вакыйгаларга бай. Кечкенә генә авылдан килгән спорчы да моннан батыр булып китә ала. Шуңа да спортчылар аны үзара Татарстанның Олимпия уеннары дип йөртә. Ә әһәмияте ягыннан ул республика чемпионатын да уздыра.
Фәрит Шәйхетдинов турнирда беренче тапкыр моннан 45 ел элек бил алышкан. Тренер буларак та тәҗрибәсе зур.

- Бу турнир көрәшчеләр өчен иң зур вакыйгаларның берсе. Әле дә хәтерлим, Питрәч районыннан килгән, яңа гына армиядән кайткан бер егеткә шушында җиңелгән идем. Ун секунд кала мине чистага салып бәрде. Ул Михаил Минаев иде, хәзерге вакытта тренер булып эшли, - дип хатирәләре белән уртаклашты Фәрит Шәйхетдинов.



Ә Хәлил Шәйхетдиновның Муса Җәлил турнирында хәтта теш казналыгын имгәткән булган.
-1990 еллар иде, Кукмара районында ярышабыз. Каты бәрелгәннән соң табибка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Анда теш казналыгым чыгуы ачыкланды. Алга таба көрәштермиләр, бирел, диләр. Мин риза булмадым. Тагын келәмгә чыктым. Шунда көндәшемне балл буенча җиңгән идем. Кечкенәдән көрәш белән чыныгып үскән бала беркайчан да тормышта югалып калмый, - ди ул.

Турнир районнар буйлап күчеп йөри. Ләкин 500гә якын спортчыны һәр район да тиешле дәрәҗәдә кабул итә алмый. Шуңа да бу спортчылар өчен генә түгел, район җитәкчеләре өчен дә зур сынау. Һәр район Муса Җәлил турнирын үзендә үткәрә алуны зур дәрәҗәгә саный.

Гомумән, республика буенча 30 мең кеше милли көрәш белән шөгыльләнә. Хәлил Шәйхетдинов әлеге спорт төрен самбо, бадминтон кебек үк физкультура дәресе кысаларына кертергә кирәк, ди. Министр урынбасары сүзләренчә тиздән республикада көрәшчегә һәйкәл дә ачылачак икән. Аның эскизлары инде әзер ди.

- Республика җитәкчеләре ярдәме белән сигез иң яхшы көрәшчене үзара ярыштырасым килә. Беренче урынга фатир, икенчесенә машина бүләк итәрлек булсын ул. Казахстанда көрәшне шундый зур бүләкләр белән генә күтәрделәр. Көрәш аларда үзе бер шоу. Һәр спортчы келәмгә җанвар тиресе белән чыга. Җиңүче үз тиресен дә, көндәшенекен дә алып китә. Безнең иганәчеләр күп, республикабыз көчле, аны гына булдырабыз, - диде Хәлил Шәйхетдинов.


Хатын-кызлар көрәшенә ничек карыйсыз?


Хәлил Шәйхетдинов:
- Ата кеше буларак, кызларымны көрәшкә дә, авыр атлетикага да бирмәс идем. Хатын-кызларга җиңел, нәфис спорт килешә. Аларның бит әле ана буласы бар. Ләкин көрәшче холыклы кызлар бар. Көчләрен кая куярга белми йөргәнче, республика, ил данын төрле ярышларда якласалар яхшырак. Һәркем үзе яраткан эш белән шөгыльләнергә тиеш. Шуңа да бу бәхәсле сорау. Бүген Россия җыелмасында ил данын 29 Татарстан кызы яклый. Хоккей да кызлар спорты түгел. Ләкин хатын-кызлар арасында Россия хоккей командасында Ольга Сосина, Фәнүзә Кадыйрова, Лиана Ганиева кебек безнең кызлар уйный.

Миңназыйм Сәфәров, "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире:
- Эмансипация хатын-кызларны ирләр белән көрәшергә этәрәдер инде ул. Ләкин мин мондый әйбергә каршы. Гүзәл зат иренең көчле җилкәсенә генә качып торырга тиеш. Шоу өчен дә моны эшләргә кирәкми.

Фәрит Шәйхетдинов:
- Нинди дә булса спорт белән шөгыльләнү, бернәрсә белән дә шөгыльләнмәүгә караганда хәерлерәк. Бүген республикада хатык-кызлар көрәшенә дә мөмкинлекләр зур. Өч улым бар, алар барысы да көрәште. Кызлары исә нәфис гимнастика, балет белән шөгыльләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading