«Казан марафоны» узды, аның истәлеге булып аяк мускулларының "татлы" сызлавы һәм күкрәгемдә ялтыраган медаль калды. Ә күңелдә горурлык! Мин дә бит спортчылар, сәясәтчеләр, танылган шәхесләр белән иңне-иңгә куеп чаптым. Марафонның һәр чакрымын үз аякларым белән тою аеруча да мөһим иде. Йөгерү - иң яраткан спорт төрем бит.
Үзеңне җиңү
Марафонда катнашу ул һәр кешенең кичә-бүген генә туган теләге түгел. Спортчылар аңа еллар буе әзерләнә. Марафонда катнашу өчен һәр кеше дистанция озынлыгына карап акча түләргә тиеш (3 км - 800, 42,2 км - 1300 сум). Әлеге акчаларның бер өлеше СПИДка каршы көрәш өчен, калганы марафонны оештыру эшләренә тотыла. Ләкин акча мәсьәләсе генә кешеләрне туктатмый: үзенә күрә спортчылар арасында бу бик зур җиңел атлетика ярышы бит. Катнашучылар хәтта чит илләрдән дә килә. Быел, мәсәлән, "Казан марафоны"нда 38 ил вәкиле катнашты.
Ничә чакрым чабуыңа карамастан, табибтан сәламәтлегеңне раслый торган справка аларга кирәк. Марафон башланырга берничә көн кала шул стравка белән "Казан-Арена" стадионында чабу номерын һәм футболка барып алдык.
Марафонда һәркем үз максатыннан чыгып катнаша. Руслан Гатауллин әнисе Ильмира белән шул рәвешле туган көнен билгеләп үтә икән. Гаилә сәламәт яшәү рәвеше яклы. Ильмира ханым - морж. Марафонда катнашу теләген биюче улы да хуплаган.
Ролан Каскеев Нефтеюганск шәһәреннән кызы белән килгән. "Казан марафоны"нда алар иң озын дистанция - 42,2 чакрым араны үтте. Ролан алдагы елларда Екатеринбург шәһәрендә узган марафонында "финиш"ка җиденче булып килгән.
- Дөресен генә әйткәндә, мин чаңгычы (көлә). Җәй көннәрендә форма югалмасын дип йөгерәм. Казанга марафонда катнашу өчен махсус килдем. Спорт белән шөгыльләнгән кеше наркоман кебек, кеше аңа ияләшә, шуннан башка яши алмый башлый. Ярыштан соң "эйфория" башлана, - ди Ролан.
"Казан марафоны"на нигез салучы Вадим Янгиров "тормыш - ул үзе бер зур марафон" дип белдерде.
- Йөгерүнең нәрсә икәнен беләсең килсә, бер чакрым чап, тормышның нәрсә икәнен беләсең килсә марафон чап диләр бездә. Үз гомеремдә алты марафонда катнаштым, аларның һәрберсе үзгә иде. Иң истә калганы - беренче марафоным. Мин анда ничек тизрәк "финиш"ка җитәрмен икән дип кенә уйладым. Тормышта да бит, пенсиягә кадәр яшәсәм ярар иде, дигән кешеләрне күрергә була. Ул вакытта мин 200 метр кала аңымны югалтып елылдым. Шулкадәр гарьләндем, ачуландым! Ләкин бу минем үз-үземне җиңүгә беренче адым иде. Ни кызык марафоннан соң кешеләрнең тормышлары күзгә күренеп үзгәрә башлый. Ни өчен икәнен алар аны үзләре дә аңлата алмый, - ди Вадим Янгиров.
Миңнеханов та, Брежнева да чапты
Марафонны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия хөкүмәте рәисе ярдәмчесе Геннадий Онищенко һәм ВИЧ-инфекция проблемалары буенча БМО илчесе Вера Брежнева ачып җибәрде. Стартка берничә минут кала Рөстәм Миңнеханов халыкны сәламләде. Ул марафонның Казанда даими рәвештә үткәреләчәген дә ассызыклады.
Стартка берничә секунд кала үзем белән чабарга күндергән иптәш кызымның кулын нык итеп кыстым. Башта бары бер уй - иң мөһиме артта баручылар сине узам дип өстеңнән таптап китмәсеннәр! Алма төшәрлек тә урын юк иде. "Старт"ка баскан кешеләр санының озынлыгы да ун метрга сузылгандыр, билләһи. Югыйсә өч мең кешене ничек сыйдырып бетерергә кирәк. Хәзер этелеш-төртелеш башланыр инде дип курыккан идем, марафончылар үтә дә итагатьле булып чыкты. Дистанцияне узганда су биреп торучылар да, кроссовки бавыгыз чишелгән дип кисәтүчеләр дә күп иде. Ә иң мөһиме - һәр кеше бер-берсенә этәргеч, алга чабу өчен көч биреп торды. Мондый мохитне тойгач чыннан да марафонның "Иңгә-иңне куеп чабабыз" дигән шигаре җисеменә туры килә икәненә инандым.
Вера Брежнева алдан ун чакрым араны чабарга әзерләнсә дә, безнең белән йөгерде. Авырып тора икән.
- Андый вакытта йөрәккә авырлык китерергә ярамый. Авыз белән сулап та ерак китеп булмый, - дип елмайды ул. - Беренче марафонымның нәкъ менә Казанда үтүенә шат мин. Татарстан җитәкчелегенә кунакчыллыгы өчен, СПИД, ВИЧ инфекциясенә каршы көрәшергә ярдәме өчен рәхмәтемне белдерәм. Бүген чабу өчен бар әйбер дә идеаль булды: кояшы да, арттан этеп торучы җиле дә, елмаюлар да. Спорт минем яраткан шөгылем генә түгел, ә яшәү рәвешем дә.
СПИД дуслык аша күчми!
Марафонда ВИЧ-инфекцияле 50гә якын кеше катнашты. Бу рәвешле оештыручылар алар да безнең кебек кешеләр, СПИД дуслык аша күчми икәнен дәлилләргә теләде. Марафон үзе дә СПИДка каршы көрәш акциясе буларак оештырылды.
- СПИД белән авырган кешеләр 3 чакрымнан алып 42,2 чакрымга кадәр чапты. Бүген СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне булганлыктан, мин 42,2 чакрымымны әлеге афәттән үлгән дусларым истәлегенә багышлыйм, - диде оештыручыларының берсе, "Сәламәтлек саклау өлкәсендә алдынгы технологияләр үзәге" оешмасының күзәтү советы рәисе Андрей Злобин. Ул үзе дә авыру.
Марафон вакытында 500 кеше экспресс-тест узды.
- Замана кешесе авыру турында белергә, аннан сакланырга тиеш. "Казан марафоны"нда бу авыруга каршы зур старт бирелде. Биредә һәркем ВИЧ-инфекцияләнгән кешенең кулын кысып "Без тигез! Без бергә!" дип әйтә алды, - диде шулай ук марафонны узган сәламәилек саклау министры Адел Вафин.
Озын дистанция хатын-кызларга ирләргә караганда җиңелрәк бирелә икән. Быел да марафонның абсолют җиңүчесе булып хатын-кыз табылды. Татьяна Арсянова 42,2 км араны - 2 сәгать 18 минут 20 секундта узып, 500 мең сум акчага ия булды. Көндәше Андрей Сафронов исә аннан 9 секундка гына соңка калып ирләр арасында беренчелекне алды. Аңа йөз мең сум бирделәр.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар