16+

Мондый ярышлар гел булмый

Азнакайда Россия Кубогының III һәм Татарстан чемпионатының II этап ярышларына сайлап алу узышлары узды. «Соңгы 10 елда Россия күләмендә уздырылган автоузышларның иң югары дәрәҗәдә оештырылганы биредә үтте» - спортчылар да, читтән килгән хөкемдарлар коллегиясе вәкилләре дә, комиссарлар, күзәтүчеләр дә бер тавыштан әнә шундый бәя бирде.

Мондый ярышлар гел булмый

Азнакайда Россия Кубогының III һәм Татарстан чемпионатының II этап ярышларына сайлап алу узышлары узды. «Соңгы 10 елда Россия күләмендә уздырылган автоузышларның иң югары дәрәҗәдә оештырылганы биредә үтте» - спортчылар да, читтән килгән хөкемдарлар коллегиясе вәкилләре дә, комиссарлар, күзәтүчеләр дә бер тавыштан әнә шундый бәя бирде.

Бу сүзләр, әлбәттә инде, турыдан-туры автоузышларның төп оештыручылары - ТР автомотоспорт федерациясе, Азнакай муниципаль районы хакимияте, LADAның Азнакайдагы рәсми дилеры «Лидер-Авто» автосалоны (җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов), «Азнакай» спорт-техника клубы исеменә адресланды.
Узышлар алдыннан 13 ел дәвамында спортның әлеге төре белән шөгыльләнүче халыкара класслы спорт мастеры Тимур Тимерҗанов белән сөйләшеп тордык. Үз чиратымда мин: «Сезгә көндәш булырлык спортчылар күпме бүген?» - дип кызыксындым. «Әлбәттә, күп! 16 кеше алар. Һәрберсе минем өчен көндәш. Алар белән мин инде Европа чемпионы булганчы ук узыша идем. Без нәрсәдәдер көчле, нәрсәдәдер йомшаграк. Узышларга үземне формада тотарга, характер тәрбияләргә дип, тренировка өчен киләм», - ди ул.
Узышның лидеры булыр дип юраган Тимур Тимерҗанов спорт мастеры Рәсүл Миннехановка (Казан) ал биреп, икенче урынга калды. Олег Жаворонков (Түбән Кама) җиңүчеләр исемлегендә өченче баскычка күтәрелде.
ТРның автомотоспорт федерациясе директоры Рафаэль Баһаутдинов исә Миргазиян Динмөхәммәтовның әлеге чарага әзерлек барышындагы хезмәтләрен ассызыклауны кирәк тапты:
- Бу мәйданда эш сентябрь аеннан ук башланды. Менә бу тирәдә чокырсу урын иде. «КамАЗ» белән 100гә якын йөк ком ташыдылар. Тигезләделәр. Тамашачы трибунасы да куркынычсызлык таләпләренә туры килергә тиеш иде. Быел барлыгы 6 ярыш үтте. Иң минималь аварияләр әлеге трассада. Кунакчыллыкка шаккаттык! Хөкемдарлар белән эшләү дә бик ошады. Төбенә төшеп, «тукта яңадан аңлат», дия-дия системага төшенеп, кызыксынып эшли торган хөкемдарлар бирделәр. Мондыйны күргән юк иде әле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading