16+

Нургали Миңнеханов истәлегенә багышлап уздырылган өстәл тенисы буенча турнир җиңүчеләре Рио-Де-Жанейродагы Олимпия уеннарында катнаша

Узган шимбә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә РСФСР, Татар АССРның атказанган урманчысы, "Мактау билгесе" һәм "Октябрь революциясе» ордены кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл тенисы буенча XV мемориал узды. Әлеге турнирның җиңүчеләре турыдан-туры Рио-Де-Жанейро шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында катнаша.

Нургали Миңнеханов истәлегенә багышлап уздырылган өстәл тенисы буенча турнир җиңүчеләре  Рио-Де-Жанейродагы Олимпия уеннарында катнаша

Узган шимбә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә РСФСР, Татар АССРның атказанган урманчысы, "Мактау билгесе" һәм "Октябрь революциясе» ордены кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл тенисы буенча XV мемориал узды. Әлеге турнирның җиңүчеләре турыдан-туры Рио-Де-Жанейро шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында катнаша.

Юкка гына сабалылар үзләре "кояш безнең яктан ата" дип әйтми инде: бу көнне дә салават күперенең барлык төсләренә буялган спорткомплекста Россиянең 263 иң яхшы спортчы җыелган иде. Ярышлар 18 - 20 март көннәрендә барды. Шунысы игътибарга лаек - турнирда авыл балалары өчен дә, инде спорт мастеры кандидаты исемен йөртүчеләргә дә җиңү өчен тигез шартлар биреде.



Ярышларның баш хөкемдары Руслан Степанов турнирны башлангыч чорларыннан бирле күзәтеп килә.
- Унбиш ел эчендә әллә нинди зур үзгәрешләр булмады, без элек тә авыл яшьләре һәм Россия чемпионнары өчен турнирлар үткәрә идек. Елдан-ел ярышларның дәрәҗәсе үсә. Быел монда илнең иң көчле спортчылары җыелды. Соңгы ике елда парлы ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разряд алган сигез кешегә спорт мастеры кандидаты исемен бирә башладык, - диде ул.

Ярышларның икенче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашучыларны сәламләү өчен килгән иде. Ул мондый зур ярышларның Татарстанда үткәрелүен зур дәрәҗә дип белдерде, ә чемпионатның нәкъ менә әтисе Нургали исемен йөртүе икеләтә шатлык дип ассызыклады. Президент алдында республиканың иң яхшы ике спортчысы күрсәтү уены оештырды.

- Өстәл тенисы меңнән артык кеше шөгыльләнгән спорт төре. Якын киләчәктә тенис спортын җәелдерү өчен республика районнарында да тиешле шартлар булдырылачак, һәр муниципаль үзәккә тенис өчен өстәлләр кайтартыла, - диде Россия Президенты ярдәмчесе, Халыкара өстәл теннисы федерациясе президент советы әгъзасы, Россия Олимпия комитеты вице-президенты Игорь Левитин.

Биредә мөмкинлекләре чикле булганнар да үз көчен сынады. Саба районы Шәмәрдән авылы егете Раил Галиәкбәров тенис белән әле дүртенче ел гына шөгыльләнә. Аяклары инвалид коляскасына берегүгә карамастан, ул спорт мастеры исемен алуга ирешкән көчле шәхес. Егет бер дә өйдә утыру ягында түгел. Хәзерге вакытта республика дәрәҗәсен Венгрия, Франция, Чехия, Дания, Словения илләрендәге ярышларда лаеклы урыннар алып яклый.

- Тенис белән беренче тапкыр 22 яшемдә шөгыльләнә башладым. Әлеге спорт төренә санаториядә дәваланганда кызыксынып киттем. Соңыннан үз районыбызда да тренировкалар бара икәнен ишеттем. Тренер белән шалтыратып сөйләшкәч, әзерләнә башладым. Шул ук елны Пенза шәһәрендә узган Россия чемпионатында катнаштым. Ләкин призлы урын алганчы әле тагын өч ел шөгыльләнергә, үз өстемдә эшләргә туры килде, - ди Раил. Тенистан кала егет әле бассейнда йөзә, велосипедта йөри, кыш көннәре шаңгы да шуа икән.

Ә менә Балык Бистәсе районы быел әле яшь, беләкләре төрле ярышларда чыныкмаган спортчыларны алып килгән.
- Үз яшьтәшләре арасында районда иң көчлеләрне сайладык. Дөрес, бездә олырак спортчылар да бар, ләкин хәзерге вакытта яшь буынга игътибарны юнәлтергә булдык. Олыраклар тугызынчы сыйныфта имтиханнарга әзерләнү белән мәшгуль, ә яшьләрдә үсеш перспективасы бар. Бу турнир аларга зур тәҗрибә булачак, - ди команданың җитәкчесе Рәис Хәлиуллин.

Рәис абыйның биредә өченче сыйныфта белем алучы кызы да катнаша. Хәзерге вакытта ул республикада икенче урында баручы спортчы.
Атнасына җиде тапкыр, көненә 4-5 сәгать шөгыльләбез. Тренерлар күбрәк үз инициативасы белән йөри инде, - ди ата кеше.

- Районнарда өстәл тенисы үссен өчен иң мөһиме район башлыкларының әлеге спорт төренә битараф булмавы кирәк. Аларның ярдәме булса, балалар да тартыла, җиңүләр дә алып кайта. Хәзерге вакытта бездә зарланырлык түгел, - дип сүзгә кушылды команда тренеры Александр Бурьячкин.


Фотолар mdms.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading